Калып:Баш бит/Вакыйгалар/25 июнь
Халыкара диңгезчелек оешмасының Диңгезчеләр көне, Бөтендөнья витилиго көне, Мозамбикта — Бәйсезлек көне, Филипинда — Агачлар утырту көне, һ.б.
- 1794 — Бөек француз инкыйлабы сәбәпле Россия империясендә француз тауарларын сату тыела.
- 1852 — күренекле испан архитекторы Антонио Гауди дөньяга килә.
- 1920 — Казанда ТАССР буенча хакимият тантаналы рәвештә ТАССР Вакытлы ревкомына тапшырыла.
- 1925 — Казанда «Заря» кондитер ширкәте ачыла.
- 1929 — татар тәрҗемәчесе, журналист Кыям Миңлебаев дөньяга килә.
- 1930 — татар галиме Мансур Хәсәнов туа.
- 1950 — Корея сугышы башлана.
- 1991 — Словения һәм Хорватия Югославиядән бәйсезлекне игълан итә.
- 1998 — рәсми рәвештә «Windows 98» операцион системасы дөнья күрә.
- 2009 — Лос-Анджелес шәһәрендә Майкл Джексон вафат була.