Кави Латыйп

татар язучысы, фронтовик шагыйрь

Кави Латыйптатар язучысы, фронтовик шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Чуашиянең Иван Яковлев исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

Кави Латыйп
Туган телдә исем Кави Таһир улы Латыйпов
Туган 1 май 1927(1927-05-01)
Чуашстан АССР, Батыр районы, Кызыл Чишмә авылы[1]
Үлгән 14 апрель 2008(2008-04-14) (80 яшь)
Казан, Татарстан
Милләт татар
Һөнәре язучы, шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Чуашиянең Иван Яковлев исемендәге Дәүләт бүләге иясе

Ул татар әдәбиятына фронт шигырьләре авторы буларак кереп китте. Кави Латыйп “Солдат эзләре”, “Хәтер йомгагы”, “Иркен сулыш”, “Ефәк әрем” кебек шигъри җыентыклары, “Мизгел” исемле хикәяләр җыентыгы, күп кенә җырлар, публицистик мәкаләләр авторы билгеле иде.

Кави Латыйп 2008 елның 14 апрелендә Казанда вафат булды.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү