Йөрәккүл (милли парк)

«Йөрәккүл» милли паркырус. Зюраткуль — Чиләбе өлкәсенең Саткы районы Саткы шәһәреннән 30 км көньякта, Чиләбе шәһәреннән 200 км көнбатыштарак урнашкан милли парк. 1993 елның 3 ноябрендә оештырылган. Гомуми мәйданы — 88 249 гектар, төньяктан көньякка озынлыгы — 49 км, көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы — 28 км.

Йөрәккүл
Нигезләнү датасы 1993
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чиләбе өлкәсе
Мәйдан 882 км²
Рәсми веб-сайт zuratkul.ru
Карта
 Йөрәккүл Викиҗыентыкта

Башкорт телендәге "йөрәк" һәм "күл" сүзләреннән алынган. Бу җирләрдә олы Табын ыруының Куакан тармагы башкортлары һәм бу ыруның кече ярчыгы булган Саткы башкортлары яшәгән. Рус галиме Петр Симон язмасыннан:

«В углу меж ими находится посредственная гора Сатка-Тау, которая кажется есть отделенная часть большой и пространной вверх по Большой Сатке к югу лежащей горы Юрак-Тау… Юрак-Тау значит сердце-гора, и, кажется, она получила своё название по причине возвысившейся тупой верхушки, которая совсем гола и камениста. На сей горе лежит достопамятное озеро Юрак-Куль, в которое многие впадают ручьи и из которого проистекает Большая Сатка»

. Вакыт үтү белән рус телендә Зюраткуль дип әйтә башлаганнар[1].

Парк түбәндәге төп бурычларны үти: эталонлы һәм уникаль табигать комплексларын, тарих, мәдәният, археологик һәм башка мәдәни мирас объектларын саклау; экологик яктан халыкны агарту эшмәкәрлеге; рекреацион куллану шартларында тәбигатне саклауның фәнни ысулларын эшләү һәм кертү; экологик мониторинг; җимерелгән табигый һәм тарихи-мәдәни комплексларны яңарту; яйга салынган туризм һәм ял өчен шартлар булдыру.

Милли парк Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы сайты карамагында.

Географиясе үзгәртү

 
«Йөрәккүл» милли паркының схемасы

Парк территориясендә Йөрәккүл сусаклагычыКөньяк Уралның (диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән 724 метр) көнбатыш битләвендәге бердәнбер тау күле һәм бик күп тау сыртлары, шул исәптән Йөрәккүл (озынлыгы 8 км, биеклеге 1175,2 м), Нөргеш (1406 м биеклектә) урнашкан.

«Йөрәккүл» паркы ике табигать зонасы — тайга һәм урман-дала — чигендә урнашканлыгы флора һәм фауна байлыгын билгели.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Зюрак-Куль, ә соңрак хатта Зюраткуль булып киткән инде

Сылтамалар үзгәртү