Йонча

кыяклылар семьялыгыннан үләнчел үсемлек

Йонча (лат. Poa, бор. грек. πόᾱ «үлән») — кыяклылар семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Йонча
Халыкара фәнни исем Poa L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон йончачалар[d]
Таксономик төр P. pratensis[d]
Җимеш төре бөртекчә[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(2)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] һәм Tatarica энциклопедиясе

 Йонча Викиҗыентыкта

Таралуы

үзгәртү

300 дән артык төре билгеле, ике ярымшарның да салкын һәм уртача поясларында очрый.

Ыруг вәкилләре ике ярымшарның барлык тропиктан тыш илләрендә, шулай ук тропикларның таулы төбәкләрендә үсә. Төрле җир биотопларында киң таралган; далаларда алар фитоценоз формалаштыруда зур роль уйныйлар.

Татарстан территориясендә 9 төре: тар яфраклы йонча (P. angustifolia), урман йончасы (P. nemoralis), саз йончасы (P. palustris), болын йончасы (P. pratensis) һәм башкалар үсә. Киң таралганнар. Болыннарда, куаклар арасында, сулык ярлары буенда, юл кырыйларында үсә.[3]

Тукландыру сыйфаты ягыннан барлык йончалар яхшы (сирәгрәк — уртача) азык төркеменә керә, аеруча көтүлектә аларның кыйммәте зур.

Ботаник тасвирлау

үзгәртү
 
Берьеллык йонча (Poa annua)

Күпьеллык, сирәк очракта берьеллык үсемлекләр. 5-120 (140 ка кадәр) см биеклеккә җитәләр, шуышма җир асты бәбәкләре яки алардан башка гына чирәмлек хасил итә, ярыйсы тыгыз кәсләр барлыкка китерәләр. Сабаклары туры, шома, сирәгрәк кытыршы. Җиңсәләре төрле дәрәҗәдә йомык, шома яки кытыршы, сирәк очракта кыска төкләр белән капланган була. Телчекләре элпәсыман, 0,2-6 мм озынлыкта, шома яки арткы ягында кыска төкле. Яфрак пластинкалары туры, кыяксыман, яссы яки урталай буйга бөгелгән, киңлеге 1-8 (12 гә кадәр) мм була ала. Гадәттә шома яки таралган төкләр белән.

Чәчәк төркеме — 1,5—25 (30 га кадәр) см озынлыктагы җәенке себеркәч. Башакчыклары вак (2,5—10 мм), йомыркасыман яки эллиптик, 3-6, сирәгрәк 2 яки 8 ике җенесле чәчәкле. Чәчәкләрнең өскесе гадәттә үсеш алмаган. Башакның үзәге шома, кытыршы яки кыска төкле, һәр чәчәк астында тоташу бар. Башак тәңкәләре тиресыман, йомыркасыманнан ланцетсыманга кадәр формада. Аскылары башактан иң күбе 3 тапкырга, ә өскеләре 1,5-2 тапкырга кыскарак. Серкәчләре өчәү, озын серкәлек белән (0,3—3 мм).


Җимеше — озынча бөртекчә. Озынлыгы 1,3-3 мм, ул эллипс, яки озынча формада, аскы ягы бераз яссы рәвештә, өч кырлы. Чәчәк тәңкәләре белән бергә коела. Май-августта чәчәк ата. Июнь-сентябрьдә җимешләре өлгерә.

Хромосомалары эре, n = 7.

Кулланылышы

үзгәртү

Терлек үләне (1 га дан 25-28 ц печән алына). Болын йончасы культуралы көтүлек һәм газон үләне буларак файдаланыла. Суыкка һәм корылыкка чыдам үсемлек.

Суганчалы йонча (P. bulbosa), сирәк йонча (P. remota) ТРның Кызыл китабына кертелгән.[4]

Төрләр

үзгәртү

Ыругка 530-тан артык төр керә , аларның кайберләре[5][6] :

Синонимнар

үзгәртү

Ыруг синонимиясе түбәндәге исемнәрне үз эченә ала :

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/joncha Онлайн — энциклопедия Tatarica
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/joncha Онлайн — энциклопедия Tatarica
  5. По данным сайтов GRIN, EOL и NCBI (см. карточку растения) и книг «Флора СССР» и «Злаки СССР» (см. раздел Литература).
  6. Русские названия приведены по данным книг «Флора СССР» и «Злаки СССР»(см. раздел Литература).

Әдәбият

үзгәртү
  • Мятлик // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Род 167. Мятлик — Poa L. // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — Л. : Изд-во АН СССР, 1934. — Т. 2 / ред. тома Р. Ю. Рожевиц, Б. К. Шишкин. — С. 366—426. — 778, XXXIII с. — 5175 экз.
  •  

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү