Йоматау БАССР 15-еллыгы санаторие
Йоматау БАССР 15-еллыгы санаторие(баш. БАССР-ҙың 15 йыллығы исемендәге "Йоматау" шифаханаһы[1]) — Башкортстанның Уфа районында урнашкан авыл. 2009 елның 1 гыйнварына биредә 587 кешенең яшәве мәгълүм.[2]
Халык саны | 532 (2010), 585 (2002, Җанисәп), 587 (2009, Җанисәп) |
---|---|
География | |
Ил | Россия |
Координатлар | 54°36'54.99"тн, 55°38'38.22"кнч |
Почта индексы | 450571 |
Географик урыны
үзгәртүСанаторий Башкортстанның башкаласы Өфедән 25 км ераклыкта урнашкан. Авылдан 5 км ераклыкта тимер юл үтә, станциясе "Йоматау" дип атала. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы янында Дим елгасы ярында урнашкан[3].
Климаты
үзгәртүГыйнвар уртача-континенталь һәм кыш салкын (уртача - 19оС), җәй җылы (24оС).
Явым-төшем елына 450 мм [4].
Демография
үзгәртү2002[5] | 2009[5] | 2010[6] |
---|---|---|
585 | ↗587 | ↘532 |
Йоматау санаторие
үзгәртүЙоматау санаторие 1934 елда ачылган, ул республикадагы тәүге санаторийләрнең берсе.БАССРның 15 еллыгы исемен йөртә.
Санаторийнең ачылуына төбәкнең табигате дә, данлыклы кымызы да булышлык иткән, чөнки тап бу якларга атаклы рус язучылары Лев Толстой белән Антон Чехов дәваланырга, сәламәтлеген ныгытырга килеп йөргән. Санаторийдә кымыз белән дәвалау төп урынны тота.
Санаторийнең абруе зур: аның кимәлен төрле конкурсларда катнашып яулаган алтын медальләр дә күрсәтә [7] .
1993 елда биредә су да ачылган. Бу суда бераз минераллар бар, сульфатлы магний-кальцийлы, Казан сулары тибына керә. Суда кальций белән магний күп, аннары «Йоматау» суы микроэлементларга, тимер, бром, ортобор кислотасына һәм башка органик матдәләргә бай.
Санаторий кан әйләнеше, ашкайнату, сулыш (туберкулез этиологиясе), нерв органнары авыруларын дәвалау өчен исәпләнгән [3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Закон Республики Башкортостан от 16 июля 2008 года N 22-з «О внесении изменений в Закон Республики Башкортостан „О границах, статусе и административных центрах муниципальных образований в Республике Башкортостан“»
- ↑ Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
- ↑ 3,0 3,1 Санаторий Юматово
- ↑ Баимбетов Л.Г. Санаторий Юматово. Уфа, 1982.
- ↑ 5,0 5,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2020-02-19, retrieved 2020-08-27
Сылтамалар
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Юматово// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
- Баимбетов Л.Г. Санаторий Юматово. Уфа, 1982.