Ишморза Һидиятов

Ишморза Һидиятов (28 октябрь 1933 ел Куҗан авылы, Әбҗәлил районы, Башкорт АССР — 9 февраль 2003 ел, Башкортстан, Уфа) — совет, Россия галим-хирург, онколог. Медицина фәннәре кандидаты. Башкортстан Республикасының атказанган табибы[1][2].

Ишморза Һидиятов
Туган 28 октябрь 1933(1933-10-28)
Куҗан, Таштимеровский сельсовет[d], Әбҗәлил районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 9 февраль 2003(2003-02-09) (69 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре тикшеренүче, хирург

Биографиясе үзгәртү

Ишморза Хәернур улы Һидиятов 1933 елның 28 октябрендә Әбҗәлил районы Куҗан авылында колхозчы гаиләсендә туган. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән Ишморза җиде яшьтән әнисенә зур ярдәмче була.

1948 елда Әбҗәлил районы Салават урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый .

 
Әбҗәлил районы Куҗан авылы ягындагы таулар

1948-1951 елларда Темәс педагогия училищесында белем ала. Училищеда укыганда аны «Кот» дип йөртәләр, чөнки ул көчле рухлы, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра алган егет була.

Ике ел Әбҗәлил районы Таштимер мәктәбендә физика белән математика укытканнан соң, Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә. Дәвалау факультетында яхшы укыган студент Ишморза Һидиятов бокс, парашют спорты, трамплиннан сикерү спорты кебек спорт төрләре, фото төшерү белән шөгыльләнә. Хирургия буенча түгәрәкләргә йөри, бу булачак табибка гыйльми юлын табарга ярдәм итә[3].

1959-1961 елларда Хәйбулла районы Акъяр авылы хастаханәсендә эшли. И.Һидиятов ул чорда районда бердәнбер операцияләр ясаучы хирург була. Ул травматология, урология, гинекология, нейрохирургик юнәлештәге операцияләр ясый, бай тәҗрибә туплый. Биредә аның улы - булачак медицина фәннәре докторы Илдар Һидиятов туа.

1961 елда Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы аны Баймак районы Целинный участок хастаханәсенә җибәрә, монда Һидиятов операцияләр ясауны җайга сала.

1963 елда ул клиник ординатурага керә, хирургия буенча белемен камилләштерә. Ординатурадан соң профессор А. С.Дәүләтов киңәше буенча аспирантурага укырга керә.

1965-1968 елларда ул аспирантурада укый.

 
Операция бара

1969 елда Ишморза Хәернур улы «Модификация и обоснование эвагинационного метода резекции прямой кишки по И. И. Грекову» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый[4].

Диссертация яклаганнан соң, гомуми хирургия кафедрасында ассистент булып эшли башлый (кафедра мөдире профессор М. А. Галиев). 1981 елда аңа доцент гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

Медицина университетында эшләгән дәвердә И. Х.Һидиятов үзен киң мәгълүматка ия, югары квалификацияле белгеч, галим, педагог итеп таныта.

Ул фәлсәфә, психоанализ, медицина тарихы, спорт белән кызыксына.

И. Х.Һидиятов 80 фәнни хезмәт авторы, 3 уйлап табу эше таныклыгы иясе. Галим Ишморза Һидиятов Россия, Башкортстан күләмендәге бик күп фәнни конференцияләрдә тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Ишморза Хәернур улы - Башкортстанда колопроктологиягә нигез салган галимнәрнең берсе.

1983 елда аңа Башкортстан Республикасының атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелгән.

Башкортстанда тәүге хоспис директоры үзгәртү

 
Әбҗәлил районы Куҗан авылы

1994 елда И.Һидиятов, туган ягына кайтып, Әбҗәлил районы үзәк хастаханәсендә табиб булып эшли башлый. Россиядә тәүгеләрдән булып хастаханә-хоспис төзү эшен башлап җибәрә (туган авылы Куҗанга якын Әбҗәлил районы Салават (Әбҗәлил районы) авылында).

2000 елның декабрендә ул Башкортстанда тәүге хосписны ача, аның беренче директоры да була (2000-2003). Бу хосписта Башкортостаннан гына түгел, чит өлкәләрдән дә чирлеләр ярдәм ала.

И. Х. Һидиятов тәҗрибәсе белән Мәскәү, Истанбулда узган паллиатив ярдәм буенча фәнни конференцияләрдә катнаша, алар турында җентекләп сөйли. Хосписка Мәскәүдән белгечләр килә башлый.

2001 елда аңа Әбҗәлил районының «Ел кешесе» дигән исем бирелә.

2002 елда Ишморза Һидиятов «Почет» ордены белән бүләкләнә .

Ишморза Хәернур улы Һидиятов — Россиядә хоспис эшен булдыруга зур өлеш керткән шәхес.

Ишморза Һидиятов көтмәгәндә печән төялгән машина башыннан егылып төшеп имгәнә. 2003 елның 9 февралендә вафат була.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны — Венера Фәрит кызы-табиб-аллерголог.

Улы- Һидиятов Илдар Ишморза улы, (1960), галим-хирург. 1994 елдан Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы, 2011 елдан топографик анатомия һәм оператив хирургия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 2000 елдан Уфадагы 2-нче Республика клиник хастаханәсе табибы. Медицина фәннәре докторы (1999), профессор (2002). Хәйбулла районы Акъяр авылында туган.

Кызы Гөлнур Ишморза кызы-табиб.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү