Истанбул Парк
Истанбул Парк (төр. İstanbul Park, төр. İstanbul Otodrom) — Төркиянең башкаласы Истанбул шәһәрендә төзелгән узышу трассасы. Узыш треклары архитекторы Герман Тильке тарафыннан проектланган һәм 2005 елның 21 августында ачылган. Формула-1нең Төркия Гран-приен уздыру өчен кулланыла.
Истанбул Парк | |
төр. İstanbul Park | |
Нигезләнү датасы | 2005 |
---|---|
Тәхәллүс | Istanbul Otodrom |
Кыскача исем | Istanbul[1] |
Спорт төре | спортның моторлы төрләре[d] |
Дәүләт | Төркия[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Тузла |
Урын | Akfırat[d] |
Хуҗасы | Directorate General of Foundations[d][2][3] |
Уйналган мачлар саны | 11[1] |
Проектлаучы | Герман Тильке[d] |
Озынлык | 5,338 km |
Рәсми веб-сайт | intercitypark.com(төр.)(ингл.) |
Истанбул Парк Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртүБу автодром — Герман Тилкеның дүртенче мөстәкыйль проекты. Комплекс төзелеше 2004 елның декабрендә башланган. Объектның гомуми мәйданы 221,5 га тәшкил итә (комплексның мәйданы — 173 га). Төзелешкә 230 миллион доллар тотылган[4]. Трасса Истанбулның азия өлешендә, Истанбул-Әнкара автострадасы янында, Сабихи Гекчен исемендәге Истанбул аэропортыннан ерак түгел урнашкан.
Истанбул паркы 2005 елның 21 августында, беренче Төркия Гран-прие өчен ачыла, анда McLaren пилоты Кими Райкконен җиңә. Бер елдан соң Фелипе Масса (Ferrari) җиңү яулый, 2007 ел сезонында үз уңышын кабатлый.
Инфраструктура
үзгәртүТөп трибунаның сыйдырышлыгы 25 000 кеше тәшкил итә, ә гомуми сыйдырышлыгы 155 000 тамашачыга җитә. Паддок ике дәрәҗәдән тора: ярышта катнашучы командалар беренче дәрәҗәдә һәм тамашачылар өчен 5000 урынга исәпләнгән структуралар икенче дәрәҗәдә урнашкан. Паддок ахырында VIP-персоналар өчен 7 катлы ике манара урнашкан.
Конфигурация
үзгәртүИстанбул Парк автодромы узыш сәгатькә каршы үткәрелә торган аз санлы трассаларның берсе (2009 ел сезонында мондый автодромнар дүртәү булган: Истанбул Парк, Марина Бэй, Интерлагос һәм Яс Марина). 5 338 метр озынлыктагы һәм уртача 15 метр киңлектәге (14тән 21,5 метрга кадәр) ярыш трассасы 14 борылыштан тора. Трассаның иң кискен борылышының радиусы 15 метр. Туры старт/финиш сызыгы озынлыгы 655,5 метр. Шул ук вакытта куркынычсызлык дәрәҗәсе Формула-1 автодромнары арасында иң югарыларның берсе[5].
Әйләнеш рекорды
үзгәртүЕл | Озынлыгы (м) | Транспорт чарасы | Квалификациядә әйләнеш рекорды |
---|---|---|---|
Узышта әйләнеш рекорды | |||
2005 | 5 338 | McLaren MP4-20 | 1:26,295 (2010, Марк Уэббер) |
1:24,770 (2005, Хуан Пабло Монтойя) |
Гран-при җиңүчеләре
үзгәртүБашка узышлар
үзгәртүФормула-1дән тыш, автодромда башка ярышлар да үткәрелә. 2005 елда бирегә DTM һәм LMS, 2005 һәм 2006 елларда — WTCC һәм Реноның Дөнья сериясе, 2005—2007 елларда — MotoGP килә.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Manipe F1
- ↑ https://tr.motorsport.com/f1/news/istanbul-park-pist-ihalesini-kazanan-sirket-belli-oldu-can-bilim-egitim-kurumlari-as/10594086/
- ↑ https://www.hurriyet.com.tr/ekonomi/formula-1-pistine-tek-teklif-candan-istanbul-parkin-30-yillik-isletmesi-icin-tek-firma-teklif-verdi-42440222
- ↑ Автодром Экклстоуна
- ↑ Истанбул-Парк. Автодром Берни. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2011-04-26 тикшерелгән.