Исмәгыйль Бикмөхәммәт углы

Исмәгыйль Бикмөхәммәт углы (Исмәгыйль ага) – XVIII гасырда яшәгән татар сәүдәгәре, сәяхәтче, мәгълүм сәяхәтнамә автыpы. Һиндстанга Россия хөкүмәтенең илчелеге састaфында бара һәм шул чактагы күзәтүләрен үзенең юлъязмаларына терки. Анда төрле илләр һәм халыклар турында мәгълүмат бирелә, сугыш күренешләре сурәтләнә. «Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе» кадерле тарихи чыганак та.

Исмәгыйль Бикмөхәммәт углы, Исмәгыйль ага
Туган 1710 нчы еллар
Сәгыйть бистәсе
Үлгән 1801
Сәгыйть бистәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы
Һөнәре сәүдәгәр

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1751 елда Каргалыдан Бохарага атап сәүдә кәрваны кузгала. Исмәгыйль Бикмөхәммәтов, аның юлдашлары Надир, Якуб, Габдрахман һәм «юл ялчысы» өчен озак елларга сузылган сәфәр башлана. Күп газаплар кичерә алар, һәм берсенә генә — Исмәгыйльнең үзенә — утыз дүрт елдан соң туган туфракка кайтып егылу насыйп була.

Аның юлы Үргәнеч – Бохара – АндхойКандаһарБәсрәСуратХәйдарабадБенаресДәһлиМәккәМәдинәДимәшкКодсИстанбул аша уза.

Сәяхәтче алып барган юлъязмаларны атаклы галим Ризаэддин Фәхретдиннең әтисе XIX гасыр азагында үз заманы кешеләре аңларлык итеп шәрехләп күчергән. 1903 елда Ризаэддин Фәхретдин «Исмәгыйль сәяхәте» дигән китапны үз мөхәррирлегендә чыгара. Әмма төп нөсхә-юлъязмалар, соңрак татар галимнәре махсус экспедиция оештырып эзләсәләр дә, табылмый.

ЧыганакларҮзгәртү