Иске Чәчкаб авыл китапханәсе

Иске Чәчкаб авыл китапханәсе (рус. Старочечкабская сельская библиотека) — Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылына хезмәт күрсәтә торган китапханә.[1]

Иске Чәчкаб авыл китапханәсе
Нигезләнү датасы 1932
Хезмәт итүе Иске Чәчкаб
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Чәчкаб, Кайбыч районы һәм Татарстан
Адрес Россия, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы, Клуб урамы, 4 йорт
Почта индексы 422330
E-mail mailto:kayb.bibl20@tatar.ru
Карта
 Иске Чәчкаб авыл китапханәсе Викиҗыентыкта

Иске Чәчкаб мәдәният йорты. 07.09.2020

Тарихы үзгәртү

Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында китапханә 1932 елда уку өе буларак ачыла.[2]

1965 елдан китапханә статусын ала һәм аерым бина буларак Совет урамында эшләп килә, ә 2000 елдан мәдәният йорты бинасына күчерелә.[2]

Бүгенге көндә китапханәче булып Лилия Кәлимуллина тора.[3]

2020 елда мәдәният бинасына капиталь ремонт ясала, һәм капиталь ремонттан соң, 2020 елның 7 сентябрендә мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ача. Мәдәният йортын һәм авыл китапханәсен үз эченә алган бина «Вика» төзелеш фирмасы тарафыннан заманча төзелеш материаллары кулланып ремонтлана. Мәдәният йортын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, «Вика» төзелеш фирмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллин, авыл халкы катнашкан.[4]

Урынлашуы үзгәртү

Иске Чәчкаб авыл китапханәсе Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы, Клуб урамы, 4 йортта Иске Чәчкаб мәдәният йорты бинасында урнашкан.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү