Иске Урдалы (рус. Назаровка) — Самара өлкәсенең Келәүле районындагы керәшен татар авылы, Назаровка авыл җирлегенең административ үзәге.

Иске Урдалы
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Сельское поселение Назаровка[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Сельское поселение Назаровка[d][1]
Халык саны 386 (2016)[2]
Почта индексы 446941
Карта

Географиясе

үзгәртү

Ул Келәүле тимер юл станциясе булган район үзәгеннән төньяк-көнчыгышка туры сызыкта якынча 18 километр ераклыкта урнашкан.

Тарихы

үзгәртү

Авыл, мөгаен, XVIII гасырда Казан ягындагы Нарат-Асты авылыннан (бүгенге Сарман районы Нарат Асты авылы) күчеп килгән кешеләр тарафыннан нигезләнгән[3].

Халык саны

үзгәртү

Даими халык 2002 елда 428 кеше булса (татарлар 55%),[4] 2010 елда 386 кеше тәшкил иткән.[5] Халыкның татар өлешен керәшеннәр тәшкил итә. Иске Урдалы — Самара өлкәсендә керәшеннәр күпләп яшәүче бердәнбер авыл.[6][7]

Социаль сфера

үзгәртү

Авылда чиркәү юк һәм беркайчан да булмаган.

Эш урыннарыннан 14 кешелек мәктәп һәм авыл җирлеге бар.[6]

Авыл мәдәният йорты каршында «Натукай» керәшен ансамбле эшләп килә.[6]

Искәрмәләр

үзгәртү