Иске Казан музей-тыюлыгы

Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы — Татарстан Республикасы, Биектау районы, Камай авылы территориясендә урнашкан тарихи һәм археологик музей һәм тыюлык комплексы.

Иске Казан музей-тыюлыгы
Нигезләнү датасы 1992
Сурәт
Интерьер сурәте
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Камай
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Рәсми веб-сайт iskekazan.tatar
Кышкы күренеше
Карта
 Иске Казан музей-тыюлыгы Викиҗыентыкта

Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы
Музейның төп бинасы
Музейның төп бинасы
 Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы Викиҗыентыкта

Мәйданы буенча музей 137,2 га территорияне алып тора, төп фондта 3270 саклау берәмлеге исәпләнә.[1]

Тарих үзгәртү

Музей-тыюлык Татарстан Республикасы министрлар кабинетының 1992 елның 14 апрелендә 228-нче номерлы "Татарстан Республикасы иектау районында иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музе-тыюлыгы оештыру турында" карарына нигезләнеп төзелә[2]. Музейның саклау территориясе һәм әйләнә-тирәсе борынгы заманда – безнең эрага кадәр I меңъеллыкта ук ананьино археологик культурасы вәкилләре тарафыннан үзләштерелә һәм тарихи, археологик, архитектура һәйкәлләре белән күрсәтелә: борынгы кабиләләр чоры, башлангыч, алга киткән һәм соңгы урта гасыр археологик объектлары,;; ук Татар Әйшәсе авылында сакланган XX йөз башы традицион авыл архитектурасы һәйкәлләре (танылган Казан арты татар авылларының гади үрнәкләре), казан татарлары этносы, аның бай материал һәм рухи мәдәнияте формалашу үзәге.

Бу музей Иске-Казан археологик экспедициясе җитәкчесе Фәхретдинов Равил Габдрахман улы инициативасы буенча нигезләнгән.

Иске Казан шәһәре тарихы үзгәртү

Иске Казан заманында шактый үсеш алган шәһәр булган. Моның турында керамика, эш кораллары, кораллар шәһадәт булып тора. Риваятьләрдә әйтелгәнчә шәһәрне Алтын бәк һәм Алим бәк патшазадәләр нигезләгән. Музей урыны табигать ландшафты урыны булып тора. Бу урын бай флорага (юка, свербига, балтырган, төнбоеклар) һәм фауна (бурсык, янутсыман эт, төлке) ия. Шулай ук карчыга һәм ак койрыклы бөркет бар. Музей урыны Казансу елгасының иске аккан юлы янына якын булып тора.

Музей-тыюлык составы үзгәртү

Музей-тыюлык составына Идел Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры археологик һәм эпиграфик һәйкәлләре керә[3]:

 
Иске Казанда табылган кабер ташы
 
Иске Казан тыюлыгы
  • Иске Казан (Камай) шәһәрлеге (ХIII гасыр — 1552 ел, 7 га) — ныгытылган болгар-татар авылы урны культурасы катламы, XIII-XIV гасырларда Казан артының эре сәяси һәм икътисади үзәге. Шәһәр 1552 елда рус гаскәрләре тарафыннан җимерелә. Ак таш йорт, торак һәм хуҗалык корылмалары, XIV гасыр ахыры — XV гасыр жучи көмеш тәңкәләре хәзинәлекләре табылган. Кайбер тикшерүчеләр Иске Казан (Камай) шәһәрлеген Иске Казан шәһәрлеге белән бәйлиләр.
  • Рус Урматы авылы (124 га) урыны (XIII-XIV гасырлар) — болгар-татар сәүдә урыннары культурасы катламы. Торак һәм хуҗалык корылмалары (тимерчелек һәм чүлмәкче учаклары, һөнәрчелек остаханәләре һ.б.) урыннары ачылган. хезмәт һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре табылган.
  • Кабер ташлары сакланып калган Иске Казан (Камай) каберлеге (XIV гасыр)(Камай шәһәрлегеннән 0,5 км ераклыкта, Казанка елгасының уң ярында урнашкан)[2].
  • Гарәп һәм болгар борынгы язулы кабер ташлары сакланып калган Рус Урматы каберлеге (XIII-XIV гасырлар).
  • Табигать ландшафты — Казанка елгасы киртләчләренең су баса торган урыннары, су астында кала торган күлләре белән су баса торган тугайлары, елганың үз юлы.
  • Изге урыннар: Гайшә-бикә кабере, "Изге Мулла Хаҗи чишмәсе" чыганагы, "Хан чишмәсе" чыганагы.

Камай авылында тарихи этнография музеендә (6 га) 4 экспозиция эшләп килә[4]:

 
Иске Казан музее күргәзмәсе
  1. Иске Казан археологиясе бүлегендә күп еллар дәвамында Иске Казан комплексында булган археологик эзләнүләр вакытында табылган әйберләр урын алган. Бу — кызыл балчыктан ясалган савыт-саба, тимер эшләнмәләр. 1970-1980 еллардагы Р. Г. Фәхретдинов тикшерүләр нәтиҗәсендә җитештерү һәм торак комплекслар, шәһәрнең тарихи һәм социаль топографиясе, аның барлыкка килүе һәм үсеше турында мөһим мәгълүмәтләр алына. Шәһәрлектә, гомүмән алганда, 2204 м2 мәйдан ачылган. Эзләнүләрдә Ә.Г. Мөхәммәдиев, Н.А. Кокорина катнаша.
  2. Экспозициянең этнография бүлегендә авыл крестьяны йорты күренеше торгызылган: тактадан ясалган сәке, йорт җиһазлары, крестьян киемнәре, аяк киемнәре, көнкүреш әйберләре, йорт кирәк-яраклары.
  3. Нумизматика (акчалар) һәм фалеристика (значоклар) фонды.
  4. Тарихи китаплар фонды.

Музей территориясе үзгәртү

 
Иске Казан кирмәне эче панорамасы

Камай авылында тарихи этнография музее территориясендә Казан ханлыгы чоры тарихи-мәдәни һәм һөнәрчелек комплексы бар: кирмән (периметр буенча 500 м), 6 каравылчы каланчасы, капкалар, сугыш кораллары,тимерче алачыгы, чүлмәк ясау остаханәсе.

XIX-XX гасыр башы Казан арты авылларының этнографик биналары: җил тегермәне, әвен, баз, чәй-ханә, һөнәрчеләр йортлары һ.б.[5]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-05-01, retrieved 2019-03-03 
  2. 2,0 2,1 https://16.nnrf.ru/index.html#204
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-04-15, retrieved 2019-03-03 
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-02-28, retrieved 2019-03-03 
  5. http://www.museum.ru/M1312