Эмиль Галимов

(Имил Галимов битеннән юнәлтелде)

Эмиль Габделнур улы Галимов (1992 елның 9 мае, Түбəн Кама, Татарстан, Россия) — Россия хоккейчысы (һөҗүмче). Кыйтга хоккей лигасының (КХЛ) СКА клубы уенчысы. КХЛның бакыр призчысы (2014). Ансел Галимовның энесе.

Эмиль Галимов
Туган 9 май 1992(1992-05-09) (31 яшь)
Түбəн Кама, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре алкалы һоккей уйнаучы
Спорт такымы әгъзасы Локо[d], Локомотив[d], Нефтехимик һәм Реактор[d]

Биография үзгәртү

Эмиль Галимов 1992 елның 9 маенда Түбән Камада туа. Түбән Кама «Нефтехимик» мәктәбендә тәрбияләнүче. Аның беренче тренерлары — Альберт Файдехан улы Миннекаев һәм Борис Владимирович Шамарин[1]. 2009/2010 сезоныннан Яшьләр хоккей лигасында (ЯХЛ) «Нефтехимик»ның «Реактор» фарм-клубы өчен, ә 2010/2011 сезоныннан КХЛда «Нефтехимик» өчен чыгыш ясый. Лигада беренче алкасын Мәскәү өлкәсенең «Атлант» командасы капкасына кертә[2].

2010 елда 18 яшьтән өлкәнрәк булмаган уенчылар өчен дөнья чемпионатында Россиянең яшьүсмерләр җыелма командасы өчен чыгыш ясый.

2011 елның 1 ноябрендә Ярославльнең «Локомотив» клубына күчә. Анда декабрь аенда Югары хоккей лигасында (ЮХЛ) чыгыш ясый башлый. Ноябрьдә аның «Локо» яшьләр клубы өчен чыгыш ясый.

2013 елның апрель башында «Салават Юлаев»ның имгәнгән һөҗүмчесе Никита Филатов урынына Еврохоккей Челленджга һәм 2013 елгы дөнья чемпионатына әзерлек өчен Россия җыелма командасына чакырыла[3].

2019 елда Эмиль Галимов Казанның «Ак барс» клубына[4], ә 2020 елның маенда Санкт-Петербургның «СКА» клубына күчә[5]. 2020 елның 26 октябрендә «Авангард» капкасына хет-трик ясый (5:2)[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Первый из GAP. 2021-03-06 тикшерелгән.
  2. Женился в Казани, готовит эчпочмаки: кто такой Эмиль Галимов?. 2021-03-06 тикшерелгән.
  3. Галимов заменит Филатова в сборной России. 2021-03-06 тикшерелгән.
  4. Женился в Казани, готовит эчпочмаки: кто такой Эмиль Галимов?
  5. Эмиль Галимов перешёл в СКА
  6. СКА победил «Авангард», у Галимова — хет-трик. Спорт-Экспресс (26 октября 2020).

Сылтамалар үзгәртү