Имам әс-Сәрахси, Әбү Бәкер Мөхәммәд ибн әбү-Сәхәл Әхмәд әс-Сәрахси (фар. محمد بن احمد بن ابي سهل ابو بكر السرخسي) — XI гасырда яшәгән хәнәфи мәзһәбе фәкыйһы.

Әбү-Бәкер Сәрахси
Туган 1009(1009)
Мавараэннәһер, Сәрахс
Үлгән 1090(1090)
Мавараэннәһер, Мергинан
Милләт төрки
Ватандашлыгы Караханиләр дәүләте
Һөнәре фәкыйһ, дин әһеле

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1009 елда Үзәк Азиядә, Мавараэннәһердә (хәзерге Төркмәнстан-Иран территориясендә) туган. Бөек галим һәм вәгазьче имам әс-Сәрахси Үзәк Азиядә хәнәфи мәзһәбен тараткан һәм имам Әбү Хәнифә тәгълиматын үстерүгә зур өлеш керткән. Әс-Сәрахси — берничә дини китап авторы[1].

Китаплары үзгәртү

 
Бишкәк. Сәрахси исемендәге үзәк мәчет
  • Усул Әл-фикһ, Каһирә 1372 / 1953 — ислам юриспруденциясенә багышланган. Бу эшне язу өчен әл-Сәрахси күп төрле чыганаклардан, шул исәптән имам Шәфигый хезмәтләреннән файдаланган.
  • Китаб Әл-Мабсут, Бәйрут 1406 / 1986 — Мөхәммәт әл-Шәйбани хезмәтләренә таянып язылган Мөхәммәд бине Әл-Мәрвәзи мөхтәсарына аңлатмалар .
  • Шәрех Әл-Сияр Әл-КәбирМөхәммәт әл-Шәйбанига(ингл.) хезмәтләренә шәрех.

Яңа тарих үзгәртү

Бишкәкнең 2018 елның 2 сентябрендә ачылган үзәк мәчетенә Сәрахси исеме бирелгән[1].

Сылтамалар үзгәртү

  1. Şerafeddin Kalay. Muhammed İbn Ahmed es-Serahsî(төр.)
  2. al-Sarakhsi, Muhammad ibn Ahmad. The Biographical Encyclopaedia of Islamic Philosophy. ISBN 9780199754731(ингл.)

Искәрмәләр үзгәртү