Илдар Әхмәтвәлиев

Илдар Хасип улы Әхмәтвәлиев (14 сентябрь 1961 ел, СССР, БАССР) - рәссам, Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлекчәсе әгъзасы.

Илдар Әхмәтвәлиев
Туган телдә исем Илдар Хасип улы Әхмәтвәлиев
Туган 14 сентябрь 1961(1961-09-14) (62 яшь)
БАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

1961 елның 14 сентябрендә Башкортостан Республикасында туган.

Уфаның 1нче педагогия училищесын темамлаган.

И. Е. Репин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура академиясен тәмамлый ( профессор А. А. Мыльников остаханәсе).

Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлекчәсе әгъзасы.

Реалистик сәнгать мәктәбе тарафдары.

1985 елдан - чит ил, халыкара, махсус һәм төркемле күргәзмәләрдә катнашучы. Татар рәссамнарының иҗат төркеме «Чингисхан» берләшмәсе составына 1990-1996 елларда керә[1].

Иҗади активлыкта - 20 дән артык шәхси күргәзмә.

Санкт-Петербургта һәмСтамбулда (Төркия) яши һәм эшли.

2000 елда, бу ил хөкүмәте заказы буенча, АКШ президенты Б.Клинтонга бүләк итеп эш языла.

Иҗаты үзгәртү

Академия мәктәбе рәссам иҗатында тулысынча чагылыш тапкан. Аның эшләре палитраның сафлыгы, матурлыгы һәм натураны тапшыруның җанлылыгы белән аерылып тора. Рәссамның эшләре Россия, Франция, Япония, Төркия, Кытай һ. б. шәхси коллекцияләрендә урнашкан.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү