Илдар Сафин (1965)

рәссам (Казан, Татарстан, Россия)

Илдар Сафин, Илдар Фоат улы Сафин (1965 елның 30 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт) ― рәссам, график, иллюстратор, 1996 елдан Татарстан Рәссамнар берлеге, 2019 елдан Россия рәссамнары иҗади берлеге (ТСХР)[1], Бөтендөнья акварельчеләр ассоциациясе (Халыкара Акварель Җәмгыяте) әгъзасы. [2] Салон портретлары язу буенча махсуслашкан.

Илдар Сафин
Туган телдә исем Илдар Фоат улы Сафин
Туган 30 август 1965(1965-08-30) (58 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Тышкы рәсемнәр
Кайбер картиналары.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1965 елның 30 августында Әлмәт шәһәрендә туган. Әтисе Фоат Әхмәтзыя улы Татарстанның хәзерге Тукай районы Мерәс авылыннан, армиядән кайткач, Әлмәт шәһәренә китеп урнашкан, эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Әнисе Гөлсинә Азнакайдан, сәүдә системасында хезмәт куйган. Апасы Гөлчәчәк, чәчтараш хезмәтендә, Казанда яши.

Кечкенәдән рәсем ясарга яраткан Илдар шәһәр сәнгать мәктәбендә укыган. Казан сынлы сәнгать училищесын (1984), В. И. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать училищесын (1994 елдан А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясе) тәмамлаган (1992) . Сынлы сәнгать галереясы оештырып, берничә ел шунда эшли.

Иҗаты үзгәртү

Илдар Сафин Казанның мәдәни тормышына 1990-еллар башында керә, тиз арада ихтыяҗ зур булган рәссамга әйләнә.

Илдар Фоат улы теләсә кайсы интерьерны бизәрлек пейзажлар, натюрмортлар, архитектура күренешләрен һәм Татарстанның тарихи һәйкәлләрен бик җиңел ясый. Рәссам иҗатында төрле техниканы иркен куллана, әмма иҗади үзенчәлеге бигрәк тә кечкенә акварельләрдә ачык күренә.

Рәссамның әсәрләре ТР музейлары коллекцияләрендә һәм Россия һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана. [3]

1996 елдан Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Салон портретлары язу буенча махсуслашкан: «Борис Ельцин ауда» картинасын Минтимер Шәймиев сатып алган. Рөстәм Нургали улының барлык гаилә әгъзаларын (үзе, хатыны, ике улы, килене, оныгы) кертеп ясаган картинасы Татарстан Президенты гаиләсенә махсус бүләк булган. [4]

Казан шәһәрендә яши һәм эшли. [5]

Күргәзмәләре үзгәртү

  • 1986, 2014 еллар – «Зур Идел», катнашу
  • 1990, 1992, 1993 еллар – «Выборгский квартет», катнашу
  • 1995 ел – «Ак Барс банк», шәхси күргәзмәсе;
  • 1996 ел – Түбән Кама шәһәре галереясы, шәхси күргәзмә;
  • 1996 ел – Яр Чаллы шәһәре галереясы, шәхси күргәзмә;
  • 2005 ел – ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, шәхси күргәзмә;
  • 2016 ел – Татартан Республикасы Рәссамнар берлегенең 80 еллыгына багышланган күргәзмә;
  • 2017 елның 25 маенда «Хәзинә» милли сәнгать галереясында оештырылган «В атласной тапочке, на пробке… » күргәзмәсендә «Балериналар» сериясеннән балет темасына акварель вариацияләре тәкъдим ителгән. [6]
  • 2021 елның 1 октябрендә Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы сәнгать галереясының күргәзмәләр залында рәссам И. Ф. Сафинның бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның Казан чорына (1841-1847) багышланган әсәрләреннән төзелгән ««Казанские впечатления бытия»» күргәзмәсе ачылган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр 2018 елда Лев Толстойның 190 еллыгына багышланган масштаблы проект кысаларында барлыкка килгән. Рәссам язучының Казан тормышы турында 45 график эш булдырган, шуларның 10сы музей-тыюлык тарафыннан сатып алынган. Акварельләр сериясендә Лев Толстой белән бәйле әһәмиятле вакыйгалар һәм урыннар, Казанның дворян җәмгыятенең дөньяви тормышы эпизодлары һәм булачак язучының мавыгулары сурәтләнә. [7]
  • 2022 елның 5 маеннан 17 июненә кадәр «ДОМ ART» музей-галереясында «Минем кинематографым» күргәзмәсе күрсәтелә. Экспозициядә 2022 елда акварель техникасында язылган «Минем кинематограф» циклыннан 20 картина тәкъдим ителә. [8]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сафин Ильдар. Работы художника. art-most.com(рус.)
  2. Ильдар Сафин. Международное Акварельное Общество. Филиал Россия
  3. Сафин Ильдар Фоатович (р. 1965 г. г. Альметьевск.) ВКонтакте
  4. Әлфия Самат. Тукайлы вә Сәйдәшле Мерәс. Казан: Идел-Пресс, 2017, 122-124нче бит. ISBN 978-5-85247-924-2
  5. Сафин Ильдар Фоатович. 2022 елның 16 декабрь көнендә архивланган. Союз художников Республики Татарстан
  6. Выставка Ильдара Сафина « В атласной тапочке, на пробке… »
  7. Выставка «Казанские впечатления бытия». 2022 елның 16 декабрь көнендә архивланган. Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы
  8. Ильдар Сафин «Мой кинематограф». Art16.ru(рус.)

Сылтамалар үзгәртү