Илдар Байбиков

рәссам-фовист

Илдар Байбиков, Илдар Азат улы Байбиков (Ильдар Азатович Байбеков, 1955 елның 1 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― рәссам, декоратив рәсем сәнгате вәкиле, Байбиковлар династиясен дәвам итүче. Татарстан Республикасында Россия Рәссамнар берлеге («Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының «Татарстан Рәссамнар берлеге» төбәк бүлеге)[1] әгъзасы (1992 елдан). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Илдар Байбиков
Туган телдә исем Илдар Азат улы Байбиков
Туган 1 июнь 1955(1955-06-01) (69 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
  Тышкы рәсемнәр
  Әтисе һәм энесе (с) белән.
  Тышкы рәсемнәр
  Кайбер эшләре.

1955 елның 1 июнендә Казанда рәссам Азат Мөхәммәт улы Байбиков (1924―2011) гаиләсендә туган. Энесе Ринат Байбиков (1962 елгы), рәссам[2].

1977 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Циркка рәссам булып эшкә урнашкан. Сәнгать фондыннан заказлар үтәгән[3].

1992 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы[4].

Традицион һәм авангард стилендәге картиналар авторы. Рәссам үз иҗатында татар халкының тормышын чагылдыра, гаиләгә, аналарга, авыл тематикасына зур әһәмият бирә. Аның эшләре җете ачык төсләргә бай[2].

«Хуҗабикә» (Хозяйка), «Тимерчеләр» (Кузнецы), «Старт алдыннан» (Перед стартом), «Ял» (Отдых) кебек беренче иҗат иткән хезмәтләрендә импрессионизм техникасын кулланган[5].

1990-еллар башыннан рәссам иҗатында яңа чор башланган ― ул рәсем һәм форма стилистикасының индивидуаль концепциясен эшли, фовизм[d] стилистикасында иҗат итә. «Кунакларны озату» (Проводы гостей), «Гашыйклар көне. Яшел фәрештә» (День влюбленных. Зеленый ангел), «Туган көн» (День рождения), «Арыган фәрештә» (Уставший ангел) кебек хезмәтләрендә образлар монументаль төс ала бара, рәсем стильләштерелә, фигуралар орнамент функцияләрен ала[5].

Рәссам республика, зона, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша. 1993 елда аның җиде әсәре Drouot аукционында (Франция)[6] сатылган. 1994 елда исеме ADEC Бөтендөнья каталогына кертелгән. Кайбер эшләрен Россия, Германия, Голландия, Чехословакия, Польша, Дания музейлары һәм галереялары сатып алган[5].

Кайбер күргәзмәләре

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормышы

үзгәртү

Өйләнгән. Кызы Эльвира[3].

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
Мәкаләләр

Сылтамалар

үзгәртү