Азат Байбиков
Азат Байбиков, Азат Мөхәммәт улы Байбиков (Азат Мухамедович Байбеков; 1924 елның 13 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ― 2011 ел, шунда ук) ― рәссам-график, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (1992 елдан)[1].
Азат Байбиков | |
---|---|
Туган телдә исем | Азат Мөхәммәт улы Байбиков |
Туган | 13 декабрь 1924 СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Үлгән | 2011 РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | рәссам |
Балалар | уллары Илдар, Ринат |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Кайбер картиналары. |
1924 елның 13 декабрендә[2] Казанда туган. Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган (1949)[3].
Төбәк, өлкә һәм илкүләм дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә катнашкан. 2005 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында Байбиковлар ― династиягә нигез салучы Азат Байбиков һәм аның уллары Илдар һәм Ринат Байбиковларларның беренче уртак күргәзмәсе ачылган.
Иҗаты
үзгәртүАзат Байбиков ― классик совет реализмында иҗат иткән рәссам. Голландиядән коллекционерлар килгәч, алар рәссамнан соц-арт алымына хыянәт итмәвен үтенгәннәр. Рәссам-график, пейзаж рәссамы [4], һәрвакыт натурадан язган.
Кайбер картиналары: «Дәүләт займы буенча отыш» (1952)[5], «Космонавтлар», «Суворовчы Марат Масагутов» (1987)[6][7], «Дуслык» (1989)[8], «Бабаңны онытма» (2000) [9], «Шагыйрьнең уйлануы. Габдулла Тукай» (2006) [10] һ.б.
Рәссам дөньяны игелек һәм сагыну призмасы аша чагылдыра, аларда «туктаган вакыт феномены» бар. «Казан — кызыклы китап» дип аталган соңгы картиналарының берсендә ул, композиция XXI гасырда язылган булуга карамастан, Казансудагы пляжда ял итүчеләрне 1950-еллар стилендә сурәтләгән. Хәзерге заманга үткәннәр аша мондый үзенчәлекле караш А. Байбиков иҗатының аермалы билгесе булып тора. Өлкән Байбиков иҗатында «туктаган вакыт феномены» – рәссамның кабатланмас үзенчәлеге. Ул елмаю уята ала, ләкин ешрак хөрмәт уята: заман тормышын бары тик бик игелекле кеше генә шулай күрә ала[11].
Әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
2011 елда вафат булган.
Шәхси тормышы
үзгәртүУллары да әтиләре эзеннән китеп, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә (һәркемнең үз, таныла торган манера һәм стиле бар). Өлкән улы Илдар Байбиков (Казанда яши, 1977 елда Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе) – заманча фовист[d] һәм декоратив рәсем сәнгате вәкиле, аның эшләре җете ачык төсләргә бай. Кече улы Ринат Байбиков (1962 елгы, 1990 елдан Торонтода (Канада), 1998 елдан Лоустофтта, хәзер Кембриджда (Бөекбритания) яши, хатыны Света) постмодернизм стилендә, тамашачы өчен табышмак булып торган сюрреализм әсәрләре иҗат итә[11].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Байбеков Азат Мухамедович. Единый реестр профессиональных художников. Профессиональный союз художников России(рус.)
- ↑ 13 декабря 1924 года родился Азат Мухаметович Байбеков. Живописный календарь Вконтакте, 12.12.2024(рус.)
- ↑ Азат Мухамедович Байбеков - биография. Артхив(рус.)
- ↑ Байбеков Азат Мухамедович. Аукционный дом Совком(рус.)
- ↑ Выигрыш по облигации Государственного займа / Байбеков Азат Мухамедович
- ↑ Байбеков Азат Мухамедович. «Суворовец Марат Масагутов». Академия Искусств
- ↑ Марат Масагутов Вконтакте
- ↑ Дружба / Байбеков Азат Мухамедович
- ↑ Байбеков Азат Мухамедович (Россия, 1924) «Помни дедушку» 2000
- ↑ Размышление поэта. Г.Тукай. art59.ru(рус.)
- ↑ 11,0 11,1 Айсылу Кадырова. Пляж на берегу Казанки и загадки постмодернизма. «Вечерняя Казань», 20.06.2005, № 104 (3046)(рус.).
Әдәбият
үзгәртү- Мәкаләләр
- Ләбиб Лерон. Рәссам Азат Байбековның тууына 100 ел. «Безнең мирас», 2024 ел, декабрь, № 12 (372), 97нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Айсылу Кадырова. Пляж на берегу Казанки и загадки постмодернизма. «Вечерняя Казань», 20.06.2005, № 104 (3046)(рус.).