Ийво Никутьев (кар. Iivo Nikutjev; чын исеме — Иван Иван улы Никутьев (кар. Ivan Nikutjev); 3 сентябрь 190420 октябрь 1939) — карел язучысы.

Ийво Никутьев
Туу датасы: 3 сентябрь 1904(1904-09-03)
Туу урыны: Бабья Губа авылы, Ухта өязе, Олонец губернасы
Үлем датасы: 20 октябрь 1939(1939-10-20) (35 яшь)
Иҗат итү теле: карел теле

Биография үзгәртү

Крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәпне һәм эшче-крестьян училищесыны тәмамлаган.

1922 елда Никутьев Ухтада Арви Пакаринен җитәкчелегендәге әдәби түгәрәккә кергән. Әдәби мавыгуын Мархлевский исемендәге Көнбатыш милли азчылыкларның коммунистик университетында укып, ә аннары ВКП(б) Ухта парткомы секретаре булып эшләп дәвам иткән. 1934 елда Никутьевның «Марфа» повесте «Кирья» нәшрияты оештырган Карел язучылары конкурсында беренче премия ала һәм киләсе елда аерым китап буларак чыккан.

1935 елдан Никутьев Петрозаводскида «Punainen Karjala» журналында тәрҗемәче булып эшләгән.

1939 елның 26 апрелендә Ленинград хәрби округы хәрби трибуналы тарафыннан кулга алына, шпионаж өчен үлем җәзасына хөкем ителә һәм 1939 елның 20 октябрендә атып үтерелә. 1959 елның мартында хөкем гамәлдән чыгарыла.

Әдәбият үзгәртү