Изге Рух иңү сарай чиркәве (Казан)

Изге Рух иңү сарай чиркәве (рус.  Дворцовая церковь Сошествия Святого духа) — Казан кирмәне эчендә урнашкан православие гыйбадәтханәсе. Казансу ягыннан Сөембикә манарасына терәлеп диярлек тора.

Чиркәү
Изге Рух иңү сарай чиркәве
рус. Дворцовая церковь Сошествия Святого духа
Ил Россия
Шәһәр Казан, кирмән
Дин православие
Бина төре чиркәү
Төп даталар:
1852-1859 еллар — торгызылу
Чиркәү (с), Сөембикә манарасы (у) янәшәсендә

Тарих үзгәртү

1552 елда Явыз Иван Казанны яулап алгач, урта гасырлардан билгеле булган Нургали мәчетен үзгәртеп, Кертү чиркәве (рус. Введенская церковь) буларак корылган. Вакытлар узу белән бина җимерелә башлаган. 1852-1859 елларда Россия империясе патшасы Николай I фәрманы белән янәдән торгызылган.

1768 елгы Казан шәһәре планында чиркәүнең мәчеттән үзгәртеп ясалуы күрсәтелгән булган:

«...церковь, обращенная из мечети, находившаяся ныне в ветхости...»

Бина үзгәртү

Чиркәү, Сөембикә манарасы кебек үк, 4 һәм 8 янлы шакмаклы өлешләрдән тора. Ләкин гади генә бизәлгән манарадан аермалы буларак, чиркәү дивары рус бароккосы стилендә эшкәртелеп, бай итеп бизәлгән. Чиркәүдән Губернатор сараена турыдан-туры керү мөмкинлеге бирүче галерея–юл салынган.

Әдәбият үзгәртү

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани