Апостол Петр

(Изге Петр битеннән юнәлтелде)

Апостол Петр (грек. Απόστολος Πέτρος, татарча кайбер вариантларда – Рәсүл Петр, Рәсүл Петер); якынча 67 елда Римда үлгән), христианлыктаГайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе. Католиклыкта беренче Рим папасы дип санала.

Апостол Петр
Туган телдә исем Петр
Симон яһүд. שמעון — Шимон
Туган БЭК 1[1]
Вифсаида[d], Галилея[d], Рим империясе
Үлгән 67(0067)
Рим
Үлем сәбәбе распятие[d]
Күмү урыны Некрополь Ватикана[d]
Яшәгән урын Котдус
Антиохия[d]
Рим
Капернаум[d][2]
Милләт яһүди
Һөнәре вәгазьче, епископ
Җефет wife of Saint Peter[d]
Ата-ана
  • Иона (Юныс) (әти)
Кардәшләр Изге Әндри

 Апостол Петр Викиҗыентыкта

Инҗилләрдә үзгәртү

 
Рубенс, «Апостол Петр»

Инҗил буенча, Петр Вифсаидада Иона (Юныс) исемле гади балыкчы гаиләсендә туган. Аның беренче исеме Симон (Шимун) (яһүд. שמעון — Шимон). Петр исеме (Petrus, бор. грек.  Πέτρος – таш) Кифа дигән кушаматтан (арам. – таш) килеп чыккан, кушаматны исә аңа Гайсә биргән.

Симон гаиләле кеше була, ул бертуганы Андрей белән бергә балык тоткан. Петр һәм Андрейны очраткач, Гайсә болай дигән: «Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен!» (Маттай бәян иткән Изге хәбәр, 4:19).

Гайсә Мәсихнең укучысына әйләнгәч, Петер һәрдаим аның белән бергә йөри. Петр Гайсәнең иң яраткан шәкертләренең берсе булган. Мәсих бервакытны укучыларыннан Үзе турында фикерләрен сорагач, Петр Аның «Мәсих, тере Алланың Улы» дип әйткән. Моңа җавап итеп, Гайсә болай дигән:

  Мин сиңа әйтәм: син – Петер һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр бердәмлеген төзиячәкмен. Аны үлем патшалыгы җиңә алмас. Мин сиңа Күкләр Патшалыгының ачкычларын бирермен. Син җирдә тыйганны Алла күкләрдә тыячак, ә җирдә рөхсәт иткәнне Алла күкләрдә рөхсәт итәчәк.
Маттай, 16:18-19.
 

Холкы буенча Петр бик тере һәм кызып китүчән булган: нәкъ менә ул, Гайсә янына килер өчен, судан барырга тели; нәкъ менә ул Гефсиман бакчасында баш каһин колының колагын кисә. Гайсә кулга алынган төнне Петер, Гайсә үзе алдан әйткәнчә, җебеп кала һәм, үзе өчен куркып, әтәч кычкырганчы өч тапкыр Мәсихтән ваз кичә. Әмма соңрак Петер ихлас күңелдән тәүбә итә һәм Ходай аны кичерә.

Апостолларның эшләрендә үзгәртү

Апостол Петр Апостолларның эшләре китабының беренче өлешендә бик еш искә алына. Аның вәгазь сөйләүләре һәм бик күп кешене дингә кертүе тасвиралана. Иоппия җирлегендә Петр Тавифа исемле үлгән кызны терелтә.

42 елда Яһүдәя патшасы Һируд Әгрип I әмере буенча кулга алына һәм Иерусалим төрмәсенә ябыла, әмма берничә көннән соң качып котыла. 49 елда Иерусалимда узган Апостоллар җыенында катнаша.

Риваятьләр буенча, император Нерон христианнарны эзәрлекләгән вакытта, апостол Петр да җәзалап үтерелә. Бу вакыйга 64 елда (кайбер версияләр буенча 67-68 елларда) була. Аны асты-өскә китерелгән тәредә асып үтерәләр.

Табыну үзгәртү

Апостол Петрны православ һәм католик чиркәүләрендә хөрмәт итәләр. Изге апостол Петр һәм Павелның бәйрәмнәре игълан ителгән, католиклар аны 29 июньдә, ә правослаулар 12 июльдә үткәрә (халыкта ул Питрау бәйрәме буларак билгеле). Күпчелек чиркәүләрдә Петрны Рим католик чиркәвенә нигез салучы дип саныйлар (ә католик чиркәве аны беренче папа дип кабул итә). Санкт-Петербург шәһәре бу апостол хөрмәтенә аталган («Изге Петр шәһәре»).

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү


  1. http://timeline.biblehistory.com/event/peter
  2. Μάρκος Ε., ανώνυμος 21.29 // Εὐαγγέλιον κατὰ Μᾶρκον // The Holy Bible