Изге Патрик көне17 мартта уздырылган ирландларның милли бәйрәме. Изге Патрик мәҗүси утрауга христиан динен алып килүче буларак билгеле. Миссионер Патрик ярдәмендә ирландлар христиан диненә күчә.

Изге Патрик көне, Буйныс-Айрыс (Аргентина)

Бу көн башка дини бәйрәмнәрдән күпкә аерыла. Изге Патрик хөрмәтенә урам йөрешләре уза, халык җырлый һәм бии, ирланд сырасы чишмәдәй ага.

Беренче тапкыр мондый урам йөрешләре Ирландиядә түгел, ә АКШта уза. XVIII гасыр ахырында Ирландиядәге ачлыктан качарга мәҗбүр булган мөһаҗирләр Нью-Йорк шәһәрен яшел төскә буярга карар кылалар. Яшел төс — ирландларның символы. Бу төс байракта да урын алган.

Изге Патрик көне Казанда да ирланд тарихына һәм мәдәниятенә мөкиббән киткән кешеләр тарафыннан оештырыла.

Сент-Патрик көнен Ирландиядә бәйрәм итү үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү