Идрис Фәхретдинов

Идрис Фәхретдинов (1947 елның 1 гыйнвары, БАССРның Бакалы районы Кызыл Бүләк бистәсе) — физик,галим, педагог, физика‑математика фәннәре докторы (1998), профессор (1999), Россиянең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2007).

Идрис Фәхретдинов
Туган 1 гыйнвар 1947(1947-01-01) (77 яшь)
Кызыл Бүләк, Иске Маты авыл шурасы[d], Бакалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре физик
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Фәхретдинов Идрис Әкрәм улы 1947 елның 1 гыйнварында БАССР-ның Бакалы районы Кызыл Бүләк бистәсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетына физико-математика факультетына укырга керә.

1971 елдауниверситетны тәмамлый.

Хезмәт юлын Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Химия институтында өлкән инженер булып башлый.

1977 елдан Башкорт дәүләт университетына эшкә күчә, университетта гомуми физика кафедрасында доцент булып эшли.

1973 — 1976 елларда Киев дәүләт университетында физика-математика кафедрасында аспирантурада укый[1]. Аспирантураны тәмамлагач, 1977 елда физика-математика фәннәре буенча кандидатлык диссертациясен яклый. 1997 елда физика-математика фәннәре буенча докторлык диссертациясе яклый.

1990 елдан Башкорт дәүләт педагогия институтында профессор булып укыта башлый, гомуми физика кафедрасы мөдире итеп сайлана[2].

1998-2014 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында гомуми физика кафедрасы мөдире итеп тәгаенләнә.

1996 елдан бер үк вакытта Уфа дәүләт нефть техник университетында физика кафедрасында укыта[1].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәхретдинов Идрис Әкрәм улы тарафыннан термодинамик параметрлар үзгәргәндә сыекчаларның һәм сыек катнашмаларның җылылык физикасы үзенчәлекләре сыналган, сыекча—пар һәм сыекча—сыекча һәм башка фаза күчүләре вакытында метастабиль хәлдәге бинар катнашмаларның тотырыклылыгы критерийлары тәкъдим ителгән.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

Фәхретдинов Идрис Әкрам улының 145 фәнни хезмәте нәшер ителгән[3].

  • Исследование метастабиль состояния бинарных смесей в окрестности спинодали методом интегральных уравнений // Теплофиз. высоких темпер. 2007. К. 45, № 5. С. 696-699.
  • Molecular dynamics simulation of the liquid vapor integral of binary mixtures // Journ. of molec. liquids. 2005. V. 20. Р. 51-53.
  • Расчет концентрационной зависимости теплофизических свойств смесей вода–ацетон, ацетонитрил–бензол // Журн. физ. химии. 2004. Т. 74, № 6. С. 985–991 (все в соавт.).

Әдәбият үзгәртү

  • Фәхретдинов Идрис Әкрәм улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Искәрмәләр үзгәртү