Идият Әширов

татар шагыйре

Идият Мокыйм улы Әшировтатар шагыйре.

Идият Мокыйм улы Әширов
Туган 9 декабрь 1947(1947-12-09) (76 яшь)
СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Сөҗән
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ул 1947 елның 9 декабрендә Пермь өлкәсенең Барда районы Сөҗән авылында сигез балалы зур гаиләдә туа. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне күрше Солтанай һәм Сараш мәктәпләрендә ала. 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Хезмәт юлы үзгәртү

Университетны тәмамлагач, туган якларына кайтып, Төнгүк авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы, Яңавыл мәктәбендә мөдир булып эшли.

Өч елдан аны Яңавыл авыл шурасы рәисе итеп сайлап куялар.

1987 елның җәеннән башлап Барда районында җаваплы хезмәткәр-җитәкче вазифаларын башкара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү