Идел буеның аз санлы халыклары берлеге

Идел буеның аз санлы халыклары берлеге (җәмгыяте)1917 елның 22 нче мартыннан 1918 елның июленә кадәр гамәлдә булган иҗтимагый-мәдәни берләшмә. Рәисе – Николай Никольский. Максаты: Идел буенда яшәүче аз санлы халыкларның милли мәдәниятен һәм телен үстерү, белем бирү чарасын күрү. 4 (чуаш, керәшен-татар, чирмеш һәм мукшы) секциядән торган. Басма органы – «Хыпар» гәҗите. Казанда өч съезд үткәргәнлеге билгеле.[1]

Искәрмәләр үзгәртү