Идегәй (спектакль, 2023)
Идегәй — татар халкының тарихи «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакль. Ул Алтын Урда таркалу чорында Туктамыш хан һәм Идегәй әмир турында язылган күпсанлы риваять һәм легендалардан гыйбарәт, дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы — XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли.
Идегәй | |
---|---|
Автор | Туфан Имаметдинов |
Сюжет чыганагы | Идегәй татар халык дастаны |
Хореограф | Марсель Нуриев |
Оркестрга салу | Фәрһад Бәхтияри |
Куючы дирижёр | Ильяс Камал |
Иҗат итү елы | 2023 |
Беренче куелыш | 26.01.2023[1] |
Беренче куелыш җире | Казан, Тинчурин театры[1] |
Спектакль сайты | 1 |
Тарихы
үзгәртүСпектакль беренче тапкыр 2023 елда, өч тапкыр - 26 һәм 27 гыйнварда һәм 9 февральдә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйнала. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Режиссеры Туфан Имаметдинов.[1][2][3]
Тамашалар алдыннан театр музеенда «Идегәй» дастанына һәм эпосның реконструкцияләнгән тексты авторы Нәкый Исәнбәткә багышланган күргәзмә оештырылган.[4][5]
Төп каһарманнар
үзгәртү- Идегәй
- Туктамыш хан
- Шаһ Тимер
- Котлыкыя
- Яникә
- Субра
- Җантимер би
- Аңгысын
- Чапкын
- Бодайби
- Кадыйрбирде
- Киң Җанбай
- Морза
- Таңгысын
- Дөрмән би
- Чакмагыш би
- Чичән
- Идегәйнең әнисе
Кыскача эчтәлеге
үзгәртүЭпоста сәнгати формада татар халкының формалашу чоры тасфир ителә. «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.[1]
Тәнкыйть
үзгәртүСпектакль белгечләрдә, аерым алганда, тарихчыларда һәм әдәбиятчыларда зур сораулар тудырган. [6][7]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Идегәй. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сайты.
- ↑ Спектакль «Идегей». Афиша Казани.
- ↑ В театре Тинчурина пройдет премьера спектакля Идегей.
- ↑ В Тинчуринском театре представят спектакль по татарскому дастану «Идегей». 2023 елның 30 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ Год национальных эпосов Тинчуринский театр начнет премьерой спектакля «Идегей».
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. «Идегәй» режиссеры Туфан Имаметдинов: «Казанга кайтканнан бирле тәнкыйтьлиләр». Интертат, 3.02.2023
- ↑ “Идегәй” дастанының театрда куелышы буенча фикер алышу: Консультант Галимҗан Гыйльманов чыгышы белән. YouTube, 1:19:30