Иван Жуков (1914)
Иван Жуков (Иван Василий улы Жуков, 23 май 1914 — 1968) — җырчы (баритон). Казакстан ССРның атказанган артисы (1947), ТАССРның халык артисы (1957). 1938-1950 елларда Казакъ академия опера һәм балет театрында (Алматы), 1950-1959 елларда – Татар опера һәм балет театрында, 1959-1962 – Мордовия музыкаль драма театрында (Саранск). Партияләр: Андре («Җәлил», Н. Җиһанов), Мазепа, Роберт («Мазепа», «Йоланта», П. Чайковски), Жермон («Травиата», Җ. Верди), һ.б.
Иван Жуков | |
---|---|
Туган | 23 май 1914 Шобар (Түркестан өлкәсе), Чимкәнт өязе[d], Сырдәрья өлкәсе, Россия империясе |
Үлгән | 1968 Чимкәнт, Төркестан өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР |