Иван Грай (чын исеме Иван Александрович Жданов, 29 октябрь 1939(19391029), Шуган, Мөслим районы, Татарстан) — керәшен татар шагыйре.

Иван Грай
Тугач бирелгән исеме: Иван Александрович Жданов
Псевдонимнар: Иван Грай
Туу датасы: 29 октябрь 1939(1939-10-29) (84 яшь)
Туу урыны: Шуган, Мөслим районы, Татарстан
Ватандашлык: ССБР байрагы ССРБ, Россия байрагы Россия Федерациясе
Эшчәнлек төре: шагыйрь, педагог

Биография үзгәртү

Иван Грай 1939 елның 29 октябрендә Татарстанның Мөслим районы Шуган авылында туа. Әти-әнисе Бөек Ватан сугышында һәлак булалар һәм дүрт яшеннән ул туган авылларындагы балалар йортында тәрбияләнә.

14 яшеннән Казанда эшли башлый. Аннары комсомол путевкасы белән «Ырынбур-Орск» тимер юл төзелешенә җибәрелә. 1958 елда Казанга кайта, компрессорлар заводында эшли, Совет Армиясе сафларына алына. Гаскәри хезмәттән соң Себердә «Осназ» частьларында хезмәт итә. Казан дәүләт педагогия институтын һәм аспирантурасын тәмамлый. 1973 елда Казан дәүләт университетында кандидатлык диссертациясен яклап, биология фәннәре кандидаты була. 1976 елга кадәр КДПИда укыта.

1998 елдан алып артиллерия профилендәге хәрби вузда эшли.

Иван Грай 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗат үзгәртү

Иван Грай шагыйрь буларак, 1970-еллар уртасыннан «Советская Татария», «Вечерняя Казань», «Республика Татарстан» газеталарында, «Идель», «Казань» журналларында шигырьләрен бастыра. Ул М.Горький музеенда һәм КДУда оештырылган әдәби берләшмәләргә йөри. Аның шигырьләре «Стихи Казанских студентов» дигән күмәк җыентыкка кертелгән. Бүгенге көндә Иван Грайның җиде китабы нәшер ителгән.

Иван Грай – күпкырлы, иҗади шәхес: ССРБ халыклары сәнгате декадасында катнашу өчен ул татар теленнән рус теленә җырлар тәрҗемә итә, үзен прозада сынап карый.

Чыганак үзгәртү

  • Иван Грай//Әдипләребез:биобиблиографик белешмәлек:2 томда:1 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. — Казан:ТКН., 2009.