Иванай (рус. Иванаево) — Башкортостанның Дүртөйле районындагы татар авылы, Тәкәрлек авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1584 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Иванай, Җөбанай
Ил Русия
Регион Башкортстан
Район Дүртөйле районы
Координатлар 55°29'32"N, 54°49'32"E
Халык саны 1638 кеше
Милли состав татарлар
Почта индексы 452308

Тарихи мәгълүматҮзгәртү

Җөбанай исеме белән 17 гасырның икенче яртысыннан билгеле. Биредә Җәлдәк волостеның башкортларына куртым хакын түләүче, этнографик фәнгә билгесез “бобыль”ләр кабиләсе яшәгән. Алар ак патшага асаба башкортларына “оброк” түләүнең михнәтләре турында яза (“елына 10 алтын”).[2]

Атаклы кешеләрҮзгәртү

Икътисад һәм социаль тармакҮзгәртү

Урта мәктәп. ҖЧҖ Дүртөйле УНСМ, ЯАҖ «Дүртөйле КМП», ААҖ Дүртөйле ит комбинаты (хәләл продукция чыгаручы), ЯАҖ Дүртөйле сөт продуктлары комбинаты, Башнефтепродукт ягулык салу станциясе (№29)

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
2010[3]
1584

1959, 1970, 1989 еллар сан алу буенча авылда татарлар исәпкә алынган. 1979 елда исә башкортлар итеп яздырылганнар. 2002 елның халык исәбен алу вакытында татарлар 68% тәшкил итсә, башкортлар – 29%.[4]

Географик урынлашуҮзгәртү

  • район үзәгенә кадәр (Дүртөйле): 3 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Бүздәк): 122 км

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү