Ибраһим Бикчурин

Ибраһим Бикчурин (1770—?) — кыр старшинасы, подпоручик (1813). 1812 елгы Ватан сугышында 5-нче Башкорт атлы полкының полк командиры.

Ибраһим Бикчурин
Туган 1770
Минзәлә районы, Татарстан АССР

Биографиясе үзгәртү

Ибраһим Бикчурин 1770 елда Ырынбур губернасы Бүләр вулусы Иркәнәш авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында) туган.[1].

1812 елда Ватан сугышы башлангач, 12 нче, 11 нче һәм 10 нчы кантон башкорттарынан 5-нче Башкорт атлы полкы оеша, полк командиры итеп Ибраһим Биксурин тәгаенләнә. 1812 елның 7 маенда император Александр I тарафыннан аңа хәрби зауряд-старшинасы званиесы бирелә.

1812 елның 29 августта полк Түбән Новгородка килә, ары Витебск ягына юнәлә. 14-16 ноябрендә Березина буендагы сугышта сугыша. Соңрак Данциг (Гданьск) каласын блокадалаудан катнаша.

1812 елның соңыннан хәрби зауряд-старшина Ибраһим Биксурин җитәкчелегендәге 5-нче Башкорт атлы полкының сотнясы инфантерия генералы М. Б. Барклай де Толлиның штабы карамагында хезмәт итә. 1813 елда 5-нче Башкорт атлы полкы командасы Лейпцигтагы «Халыклар сугышы»нда катнаша. Биредә 4 һәм 6 октябрендәге алышларда күрсәткән батырлыклары өчен Ибраһим Биксурин III дәрәҗәдәге Изге Анна ордены белән бүләкләнә. 1813 елның 4 октябрендә подпоручик званиесен ала[2].

1813 елның октябрендә бу полк шулай ук Лейпцигтагы «Халыклар сугышы»нда катнашкан 1-нче, 4 нче һәм 14-нче Башкорт полклары белән бергә Дрезден гарнизонына каршы сугышкан 2-нче, 15-нче һәм 18-нче Башкорт полкларына ярдәмгә җибәрелә[3].

1814 елның мартында 5-нче Башкорт атлы полкы командасы Парижга кадәр барып җитә.

12 нче башкорт кантонының 13 класслы дистанция начальнигы булып хезмәт итә.

1834 елның 9 гыйнварында 4 хатыны, 5 кызы, 4 улы һәм оныклары белән бергә дворянлык хокукына лаек була[2].

Бүләкләре үзгәртү

  • III дәрәҗәдәге Изге Анна ордены кавалеры (13 гыйнвар, 1814 ел)[3].
  • IV дәрәҗәдәге Изге Анна ордены кавалеры (3 ноябрь, 1828 ел)[2]
  • «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры
  • «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медале кавалеры

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гатиятуллин З. Г. Башкиры 11-го кантона в Отечественной войне 1812 г // Ватандаш : журнал. — 2013. — № 8. — ISSN 1683-3554
  2. 2,0 2,1 2,2 Ильясова А. Я., 2015
  3. 3,0 3,1 Асфатуллин С. Г., 2000

Әдәбият үзгәртү

  • Асфатуллин С. Г. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2000. — 160 с. — ISBN 5-85051-181-4.
  • Вклад Башкирии в победу России в Отечественной войне 1812 года. Сборник документов и материалов / сост. Р. Н. Рахимов [и др.]. — Уфа: Китап, 2012. — 488 с. — ISBN 978-5-295-05476-1.
  • Усманов А. Н. Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 136 с.