Зөбәй (рус. «Зябейка») — Димескәй кушылдыгы. Татарстанның Бөгелмә районы буйлап ага. Озынлыгы 12,9 км, бассейнының мәйданы 54 км². Елга башы Зур Покровка авылыннан көнчыгыштарак, тамагы Бәкер авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы — 130 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 27%. Зур булмаган 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,28 км/км². Туенуы катнаш, кар сулары өлеше аз гына артык. Җир асты туендыру модуле 0,2-0,5 л/с•км². Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Җәен елга еш кына кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 118 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры — апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакыттагы чыгымы 0,09 м³/с. Су язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л).

Зөбәй
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 54°31'56"тн, 52°59'3"кнч, 54°27'6"тн, 53°5'43"кнч
РДСР 10010101312111100028169
Нинди сулыкка коя Дим Edit this on Wikidata
Озынлык 15 километр Edit this on Wikidata
Карта

Су реестры мәгълүматы үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101312111100028169
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102816
  • Бассейн коды — 10.01.01.013
  • ГӨ буенча саны — 11
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү