Зәңгәр мәчет (Амстердам)

Амстердамның Зәңгәр мәчете (нид. Blauwe Moskee) — Нидерландның Амстердам шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете, шулай ук мәдәният үзәге. Манарасы, гөмбәзе булмавы белән үзенчәлекле бина.

Мәчет
Зәңгәр мәчет
нид. Blauwe Moskee
Мәчет күренеше. 2011
Мәчет күренеше. 2011
Мәчет күренеше. 2011
Ил Нидерланд
шәһәр Амстердам, Henri Dunantstraat 14
Дин Ислам
Бина төре җәмигъ мәчете
Дата постройки 2008
Төп даталар:
2008 (бина төзелгән)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Мәчет төзелеше 2008 елда башкарылган. Аны Кувәйт хөкүмәте Europe Trust Netherlands бюросы аша финанслаган. Мәчетне кайбер илләрдә «террорчылык оешмасы» дип билгеләнгән «Мөселман кардәшләр»(ингл.) нигезләве илдә бәхәсләр уяткан[1].

Тасвирлама үзгәртү

Архитектурасы мәчет символы булган манарасы, гөмбәзе булмавы белән үзенчәлекле. Шулай ук азан тавышы урамга яңгыратылмый[2]. Тышкы дивары яртылаш зәңгәр кирпечтән өелгән. Мәчет ике катлы итеп төзелгән. Мәйданы 790 квадрат метр. Мәчеттә гыйбадәт залы, ислам мәгарифенең биш сыйныфы, лекцияләр өчен бүлмәләр һәм ике конференц-зал бар. Мәчетнең рәсми теле — Һолланд теле. Мәчет белән Кувәйтнең диният министрлыгы җитәкчелегендә иҗтимагый шура идарә итә[3]. Руханиларга хезмәт хакын да әлеге министрлык түли.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү