Зәрдөштлек текстлары

Зәрдөштлек текстларыЗәрдөштлек тарафдарларында бар (һәм булган) ышану, дини ихтирам итүгә, әхлакка, закон бирүгә, гадәтләр һәм йолалар тасвирламаларга багышланган традицион текстлар берлеге.

Авеста үзгәртү

Төп мәкалә Авеста

Зәрдөштлекнең изге текстлары:

  • Ясна («Ихтирам итү») — 72 бүлектән торган Зәрдөштлек литургиясе.
  • ВендидадДиюләргә каршы закон», 22 бүлек)
  • Висперед («Барлык бүлекләр») — Яснага 24 бүлектән торган өстәмә.
  • Хорде Авеста («Кече Авеста») — көнкүреш догалар җыентыгы
  • Фрагментлар — төрле югалтылган насклар фрагментлары.

Пәһләви текстлары үзгәртү

Сасанидлар вакытларында һәм алардан соң беренче гасырларда Сасанид чоры мирасы нигезендә Урта Фарсы телендә әдәбият.

  • Зенд (Авестаның тәрҗемәсе һәм аңа комментарий)
  • Дадестан-и меног-и храд («Аң рухы фикер йөртүләре») — үгет-нәсихәт дәгъва тексты
  • Денкард («Ышану гамәлләре») — 9 томда Зәрдөштлек дини белемнәрнең зур күләмле энциклопедиясе (беренче икенчесе югалтылган), IX—X гасыр, авторлары — Адурфарнбаг Фаррахзадан һәм Адурбад Умедан.
  • Бундахишн («Нигез барлыкка китерү») — космогония һәм дөнья корылышы тасвирламасы, XI гасыр, авторы — Фарнбаг Дадагих
  • Визидагиха-и Задспрам («Задспрамның сайланганы»), космогония, Зәрдөшт тормышы, эсхатология, IX гасыр, авторы — Задспрам Джуван-Джаман.
  • Дадистан-и Дениг («Ышану турында фикер йөртүләр»), абруйлы мобедның дөньявиларның сорауларына җаваплар, IX гасыр, авторы — Манушчихр Джуван-Джаман.
  • Намагиха-и Манушчихр — искә алынган авторның хатлары.
  • Шаист-Нашаист («Рөхсәт ителгән һәм рөхсәт ителмәгән») — дини кагыйдәләр тупланмасы.
  • Шканд-гуманиг-визар («Икеләнүләрне таратучы фикер йөртү»), апологетик һәм полемик характерлы инша, IX гасыр, авторы Марданфаррух
  • Пәһләви риваятьләре (авторлары: Адурфарнбаг һәм Фарнбаг Срош)
  • Төрле «андарзлар» (нәсихәтләр)

Фарсы текстлары үзгәртү

Яңа Фарсы телендә борынгы әдәбият

  • Саддар (XI гасыр)
  • Саддар Бондахеш (XVI гасыр)
  • Фарсы риваятьләре (XV - XVII гасырлар)
  • Зартошт-наме - Зәрдөштнең шигъри тормыш тасвирламасы (XIII гасыр, авторы - Зартошт Бахрам Пажду)

Искәрмәләр үзгәртү