Сәгыйтов Зәки Хаммат улы (1929 — 19 май 1995) — БАССР-ның Бөрҗән районы Галиәкбәр авылы мәктәбе директоры, укытучы-новатор, РСФСР халык мәгарифе алдынгысы.

Зәки Сәгыйтов
Туган 1929
Галиәкбәр, Бөрҗән районы
Үлгән 19 май 1995(1995-05-19)
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Һөнәре укытучы

Биографиясе үзгәртү

Сәгыйтов Зәки Хаммат улы 1927 елның көзендә БАССР-ның Бөрҗән районы Галиәкбәр авылында районның алдынгы укытучысы Сәгыйтов Хаммат Каюм улы гаиләсендә туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач зирәк егетне 1942 елда «Кызыл байрак» колхозының уку йорты мөдире, 1943 елда — Колгына башлангыч мәктәбе укытучысы итеп куялар. Атасы Хаммат Каюм улы ялган әләк буенча репрессияга эләгә. «Халык дошманы» улының, авыр балалык еллары кичерүенә карамастан, белем алуга омтылыш шундый көчле була. Ул Темәс педагогия училищесына укырга керә. 1945 елда Галиәкбәр җидееллык мәктәбенә күчерәләр. 1947 елда Темәс педагогия училищесын тёмамлый. 1949—1950 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1950 елда Стәрлетамак укытучылар институтына укырга керә һәм 1952 елда аны тәмамлагач Галиәкбәр җидееллык мәктәбенең, ә 1953 елдан — Иске Собхангол урта мәктәбенең физика һәм математика укытучысы булып эшли башлый. Алган белеме белән канәгать булмый, Стәрлетамак педагогия институтының физика-математика факультетына көндезге бүлеккә укырга керә һәм 1959 елда аны тәмамлый. Югары белемле белгечне 1959 елда туган авлында мәктәп директоры итеп тәгаенлиләр[1]. Хаклы ялга чыкканчы туган мәктәбендә хезмәт итә.

Эшчәнлеге үзгәртү

Башлангыч көннән Зәки Хаммат улы бар көчен, сәләтен җигеп эшкә тотына. Иң беренче мәктәп төзетүне максат итеп куя, чөнки укучылар мәчеттә һәм берничә өйдә бүленеп укыйлар. Ул авылның абруйлы ирләрен һәм укытучыларны җыеп Мәскәүгә хат яза. Шул чорда укытучы булып эш башлаган, ары Башкортстанның атказанган укытучысы булып киткән Марат Гизетдин улы Муллаголов сүзләре белән әйткәндә, җиде аксакал җыелып ак батшага хат язган кебек, алар да Мәскәүгә хат язалар. Хат игътибарсыз калмый, РСФСР мәгариф Министрлыгы мәктәп төзүгә туры акча билгели. Бүленгән акчага кыска вакыт эчендә, башка авыл кешеләрен җәлеп итеп, заманына күрә зур агач мәктәп төзетә. Экономияләнгән акчага мәктәпкә өр-яңа «Беларусь» тракторы һәм пилорама сатып алалар[2]. Зәки Хаммат улының оста җитәкчелеге һәм энтузиазмы аркасында Галиәкбәр сигезьеллык мәктәбе, яхшы үскән мәктәп яны хуҗалыгы булган, алдынгы укыту-тәрбия үзәгенә әйләнә. Мәктәпнең матди базасын ныгыту өчен югарыдан бүленгәнне көтеп утырмый, пилорама һәм трактор мәктәпкә зур табыш чыганагы була. Авылда бердәнбер пилорама бөтен авыл халкын төзелеш материалы — такта белән тәэмин итә. Авыл халкының да көнкүреше якшыра. Бәрәңге үстерүдән башканы белмәүче авыл халкын яшелчә, җимеш үстерергә өйрәтә. Крыжовник, карлыган, кара җиләк үсентеләрен мәктәп һәм бөтен авыл халкына җитәрлек итеп кайтарта. Мәктәптә 50-ләгән умарта булган умартачылык эшен җәелдерә. Мәктәптә бөтен авылны тәэмин итерлек суган, кәбестә үстерелә. Җәйге хезмәт практикасын малайлар кортчылыкта, кызлар яшелчә бакчасында үтә. Керем күп булгач мәктәп бөтен укучыларны да мәктәптә алмаш аяк киеме белән тәэмин итә. Яңа ел бәйрәмнәрендә, көз уңыш байрамында укучыларга тик кыйммәтле бүләкләр таратыла. Мәктәптә бөтен заманча укыту-техник корылмалар туплана. Укытучылар өчен фатирлар, күрше авылдан килеп укыган укучы өчен мәктәп яны интернаты, зур спорт залы төзетә.

Педагогик эшчәнлеге үзгәртү

Зәки Хаммат улы директор буларак оста оештыручы гына түгел, ә районда иң көчле математика укытучысы булып таныла. Аның укучылары республиканың абруйлы уку йортлары - нефть институтына, авиацион институтына һәм башка югары уку йортларына укырга керәләр. Районда «Галиәкбәрләр укый әлбәттә, аларның Зәки Хамматович бар бит» дигән дан яши. Галиәкбәр мәктәбе бөтен җөмһүрият өчен кадрлар әзерләү урынына әверелә. Элеккеге укучыларының күбесе югары җитәкчелек вазифаларын билиләр[3]. Зәки Хаммат улы математика укытучыларының зур плеядасын әзерли. Бөрҗән районы мәгариф бүлеге 2010 елда Зәки Хаммат улы Сәгыйтов исемендәге бүләк булдыра, ул ел саен районның югары уңышларга өлгәшкән иң алдынга укытучысына тапшырыла[2].

Җәмәгать эшмәкәрлеге үзгәртү

Зәки Хаммат улы актив җәмәгатьче дә була. Кырык авыл Советы, район Советы депутаты итеп сайлана, авылның беренчел фирка оешмасының алмашсыз секретаре була. Хаклы ялга чыккач та, депутатлык наказын үтәп, авылда зур кибет төзелә. Кешеләргә карата бик игътибарлы, ихтирамлы, үтә тыйнак кеше була.

Хәтер үзгәртү

Үзе озак еллар эшләгән Бөрҗән районы Галиәкбәр авылындагы мәктәп стенасына 2018 елда Сәгыйтов Зәки Хаммат улы истәлегенә тактаташ ачыла[4].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • БАССР мәгариф Министрлыгының һәм БАССР профсоюз өлкә комитетының Мактау кәгазе (1964 й.),
  • ССРБ Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе (1985 й.)[5],
  • «РСФСР халык мәгарифе алдынгысы» билгесе (таныклык № 129010 1968 й.),
  • «Хезмәт батырлыгы өчен. В. И. Ленин тууның 100 еллыгы күрә» медаль (1970 й),
  • «1941—1945 йй. Бөек Ватан сугышында мактаулы эшчәнлеге өчен» медале (АК № 019152 20 май 1947 й.).
  • 1941—1945 йй. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30-, 40-, 50-еллыгы күрә юбилей медальләре

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү