Зур панда
Зур панда яки бамбук аюы, һинд камышы аюы (лат. Ailuropoda melanoleuca) — аюлар гаиләлегеннән (Ursidae) янутларның кайбер үзлекләренә ия булучы үзенчәлекле кара-ак йонлы имезүче хайван төре.
Зур панда | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Ailuropoda melanoleuca David, 1869[1][2][3] |
Таксономик ранг | төр[1][2][3] |
Югарырак таксон | Большие панды[d][1][2] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] һәм New International Encyclopedia[d] |
Туры килүче исемлек | list of giant pandas[d] |
Ailuropus ыругының бердәнбер калган заманча төре.
Зур панда үзәк Кытайның таулы төбәкләре - Сычуань һәм Тибетта яши.
XX гасырдан панда - Кытайның милли эмблемасы булды.
Панданың кытайча атамасы - 熊猫, пиньинь: xióngmāo, "аю-мәче" дигән сүз. Элек панда - тимгелле аю (Ailuropus melanoleucus) дип аталган.
Пандасыманнар гаиләлегенә (Ailuridae) Зур панда төре керми.
Тасвир
үзгәртүЗур панда озынлыгы 1,2-1,8 метрга җитә, массасы 17—160 кг тәшкил итә. Ана пандага караганда ата панда зурлыгы буенча 10% һәм авырлыгы буенча 20% зуррак.
Бүтән аюлардан аермалы буларак панда шактый озын койрыгына ия (10-15 см).
Тәне массив, куе ак күрек белән капланган, күзләре тирәсендә кара таплар, кара колаклар, кара аяклар бар. Арткы кыска юан аякларда үткен тырнаклар урнашкан. Алгы аякларда зур бармак һәм биш гади бармак бар.
Тормышы
үзгәртүЕрткыч хайван булганга карамастан панда гомер буе тик бамбук ашый. Җиткән панда көн саен 30 га кадәр кг бамбук ашый.
Кайчакта панда күкәй, кечкенә кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, үләксә дә ашый.
Әгәр бамбук чәчәк атканнан соң үлеп бетсә, панда ачлыктан да үлә. Шундый очраклар 1963 һәм 1975 елларда булган.
Җәен пандалар югары температурадан качсын өчен 4000 м биеклегенә менәләр.
Зур панданың кардәш хайваны - Көньяк Америкада торучы күзлекле аю булып тора. Кече панда үз гаиләлеген булдыра (Пандасыманнар).
Үрчү
үзгәртүАна панда йөклелеге 95-160 көн дәвамында сузыла. Ана панда 1-2 баласын таба, аның авырлыгы 90-130 г җитә.
Тоткынлыкта панда бик сирәк үрчи.
Саклану
үзгәртүЗур панда куркыныч янаган төр булып тора, 2016 елга кадәр юкка чыгучы төргә караган.
Кыргый тәбигатьтә нибары 2060 панда кала бирә.
Зур панда Кыргый Табигатьнең Бөтендөнья вакыфы (WWF) символы булып тора.
Сылтамалар
үзгәртү- Национальный зоопарк США 2016 елның 18 август көнендә архивланган.
- Зоопарк Атланты 2005 елның 7 февраль көнендә архивланган.
- Зоопарк Сан-Диего
- Зоопарк Мемфиса 2005 елның 15 февраль көнендә архивланган.
- Зоопарк Вены
- Шанхайский зоопарк
- Парк развлечений Everland, Южная Корея
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2003.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. Xie — Princeton: Princeton University Press, 2008.