Зур мәчет (Күвәйт)

Зур мәчет (гарәп. المسجد الكبير‎, әл-җәмиг әл-кәбир) — Күвәйт башкаласында урнашкан сөнни җәмигъ мәчете.

Мәчет
Зур мәчет
гарәп. المسجد الكبير
Ил Күвәйт
Шәһәр Әл-Күвәйт
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 19791986 еллар
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт


Тарих үзгәртү

Күвәйт дәүләтендәге иң зур мәчет. Гомуми мәйданы — 45 000 квадрат метр, шуларның 20 000 квадрат метрын мәчет бинасы алып тора. Калган территориядә күп төрле чәчәкләр, плантацияләр, хөрмә, фонтаннар һәм шарлавыклар бар. Көнчыгыш якта 6 500 квадрат метр күләмендә зур эчке ишегалды урнашкан. Ике яктан да 72 метр киңлектәге төп намаз залының 21 ишеге һәм 144 тәрәзәсе бар. Аллаһының 99 гүзәл исеме белән бизәлгән гөмбәзенең диаметры 26 метр, манарасының биеклеге 43 метр.

Мәчет 10 000 ир-атны, 950 хатын-кызны төп гыйбадәт залында сыйдыра ала.

Мәчет территориясендә китапханә бар. Көнчыгыш эчке ишегалдыннан түбәнрәк 550 автомобиль сыйдырышлы, югарыдагы залларга керү мөмкинлеген тәэмин итә торган лифтлары булган 5 катлы автостоянка урнашкан. Мәчет төзелеше 1979 елда башланган һәм 1986 елда төгәлләнгән.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү