Зур Шигир сын-ташы

борынгы агач скульптура

Зур Шигир поты (тораташ, сынташ) — археолоик өлге, бүгенге дәвергә кадәр сакланып калган дөньядагы иң борынгы агач сын. Галимнәрнең соңгы бәяләмәсе буенча, яше 12 100 ел, 11 600 ел[1] дип күрсәткән булгангар. Пот б. э. к. IX меңьеллыкта, мезолит дәверендә, карагачтан эшләнгән үрнәк.
Бирелгән артефакт датировкалар буенча Гөбекли-Тепедә һәм Невалы-Чорида баганалар кебек Көньяк-Көнчыгыш Анатолиядән охшаш табылдыклар белән чагыштырырлык. Табылган һәйкәлләр олоцен дәверендә аучы-җыючыларның рухи дөньясы һәм сәнгате элек уйланганга кадәр күпкә катлаулырак булуына шәһадәт булып тора. Сынташ 1890 елда Урта Уралда хәзерге Кировград каласы районында табыла. Хәзерге вакытта Екатеринбург каласының Свердловск өлкә туган якны өйрәнү музеенда саклана, анда аңа аерым экспозиция каралган[2][3].

Шигыр потының В. Я. Толмачёв эшләгән сүрәтләмәсе; 1916 ел
Шигыр тупламасындагы бер потның башы

Табылуы

үзгәртү

Сынташ, XIX гасырның икенче яртысында Урта Уралда Екатеринбуртан төньяк-көнбатышка таба 70 километр ераклыкта Калата авылы районында (хәзер — Кировград каласы) Шигыр торфянигында элегрәк ачылган чәчелмәле (рассыпной) алтын ятмалары яңадан үзләштерү һәм казу (разработка и добыча) эшләре алып барылганда, табыла. Төрле приискларда эшләнү процессында эшчеләр мөгездән, агачтан, таштан, балчыктан төрле әйберләр тапканнар[3]. Табылдык турында беренче игълан 1879 елда Урал табигый белем яратучылары җәмгыяте (УОЛЕ - уральское общество любителей естествознания) вице-президенты Миславский, Александр Андрей улы тарафыннан ясалган булган. Утырышларның берсендә ул табылдыклар турында игълан иткән һәм әйберләр датировкалары турында фаразлар ясаган. 1880 елда инде Рус географик җәмгыяте биреме буенча торфяникта Екатеринбург археологы Малахов, Михаил Виктор улы идарәсе астында археологик барып тикшерү башкарылган булган.
1890 елның 24 январендә Шигир торфянигының Икенче Курьинский приискында дүрт метр тирәнлегендә агач сынның ун эре ватылып аерылган кисәге табылган булган. Агач фрагментар сакланып калуга ия булган, шуңа күрә аны торфтан өлешләп чыгарырга дип карар кылганнар. Хәзерге көнгә торфяник территориясе батырылган, ә табылдык урынына ирешеп булмый. Соңрак территория хуҗасы граф Стенбок-Фермор, Алексей Александр улы боерыгы табылдык УОЛЕ карамагына тапшырылган булган. Музейга сын ватыклар өеме рәвешендә булып эләккән. Беренче янә төзекләндерүне УОЛЕ музееның археологик тупланмасы саклаучысы Лобанов, Дмитрий Иван улы башкарган. Кисешеп куелган куллар һәм аяклар белән фигура фрагментлар өлешеннән ирекле тәртиптә җыелган булган һәм биеклеккә 2,8 метрга җиткән. Шул ук вакытта фигураның кайбер өлешләре үзара бәйле булмаган, ә рәт фрагментлар бөтенләй кулланылмаган. 1914 елда археолог Толмачёв, Владимир Яков улы тарафыннан үткәрелгән булган[4][5]. Янә төзекләндерүендә ул сынның барлык фрагментларын кулланган. В.Я. Толмачёв янә төзекләндерүе буенча пот күләмле скульптур баш, такта буларак гәүдә һәм конуска очланган күләмле нигез белән 5,3 метр биеклегендәге фигурадан гыйбарәт булган. Соңрак скульптураның гәүдәсенең аскы яртысы фрагментлары билгеле булмаган сәбәпләр буенча югалтылган булган. Хәзер пот биеклеге 3,4 метр булып тора. Уртадан конуска очланган нигезгә кадәр югалтылган фрагментлар турында бары тик Толмачёвның ясап куйган рәсеме буенча фикер йөртергә була. Югалтылган өлешнең гомуми озынлыгы - 195 см.[6].

Тасвирлама

үзгәртү

Пот бербөтеннән ярылган Себер карагачы бүрәнәсеннән эшләнгән антропоморф фигурадан гыйбарәт[7]. Үзагачны эшкәртү яңа чабылган кәүсәсе буенча шомартылган таш аркылы балта һәм өтергеләр ярдәмендә алып барылган булган. Барысы 159 ел боҗралары саналган булган, аларның 137-сен үлчәп булган. Беренче боҗра башкалардан шактый таррак, бу агач үсешенең иртә стадиясендә күрше агачлар китереп чыгарган авыр шартларга ишарә итә. Якынча 20 ел яшендә агач тотрыкланган, тотрыклы үсеш фазасы 60 яшькә кадәр дәвам иткән. Киләсе периодта үсешнең тотрыксыз тизлеге күзәтелә. 30-яшьлек период чикләрендә аның шактый кимүе кабатланучы авыр климатик шартлар турында сөйли, алар, мөгаен, шул вакытның аучы-җыючылары өчен дә авыр булган. 2,49 мм урта еллык үсеп арту хәзергедән шактый кимрәк (шулай, мәсәлән, Көньяк Уралның субальп зонасында уртача еллык үсеп арту 9,89 мм.[1] Боҗраларның киңлеге хәзерге өлгеләргә караганда кимрәк үзәгәрүчәнлеккә ия[1]. Башта тар боҗралар өйрәнү үрнәкләре алынган скульптураның аскы өлешендә күренгән тар ел боҗраларына тәңгәл килә. Бу күзәтү скульптураның бербөтен булуы һәм аның барлык фрагментларының бер үзагач кәүсәсенә каравы файдасына ышанычлы аргумент булып тора. Ел боҗралары шулай ук скульптура гәүдәсенең төрле фрагментларында күренә һәм алар бу өлешләр бер бөтен кәүсәдән килеп чыкканын исбатлый[8]. Потның хәзерге көнгә кадәр сакланып калган өлеше икегә бүленгән — баш белән гәүдәнең өске өлеше һәм нигезендә, бәлки, потның аякларын сурәтләүче калкулыклар китереп чыгарган нигезендә уеп ясалган урыны белән конус итеп очланган аскы фрагмент. Гәүдә киселешендә турыпочмаклы такта формасында. Баш һәм аскы өлеш күләмдә ясалган. Пот элек исәпләнгәнчә аскы өлеше белән җиргә казып кертелгән булмаган, ә нәрсәгәдер, бәлки агачка яки баганага беркетелеп торганы ачыкланган булган. Моның турында скульптураның барлык өлешләрнең бертөрле сакланып калуы шәһадәт булып тора, җир һәм һава чигендә үзагач черү эзләренә ия булыр иде[6].

Орнамент һәм йөзләре

үзгәртү

Сынташның гәүдәсе һәр яклап ажурлы геометрик бизәк (орнамент) менән капланган. Орнаментка өстәп киң яссылыкларда кеше йөзләре уелып эшләнгән. Толмачёвның сүрәтендә мондый биш йөз бар: өчәве алгы ягында һәм икәве арткы ягында. 2003 елдан Толмачёвның сүрәтләмәсендә теркәлмәгән тагын бер, алтынчы йөз, күренә. «Шигыр хәзинәсе» экспозициясен монтажлаган вакытта Шигыр тупланмасын саклаучы Светлана Савченко тарафыннан гәүдәнең арткы яссылыгында табылган[6]. Турыпочмак формасындагы борынлы башка сынташлардан аермалы рәвештә, бу йөзнең танавын модельләштерү өчен агач ботагы файдаланылган, нәтиҗәдә танау башка йөзләрнеке белән чагыштырганда, кыскарак, конус формасында һәм бу, С. Н. Савченко фикеренчә, йөзнең җәнлек боронына охшашлыгын күрсәтә. 2014 елдан скульптураның арткы яссылыгындагы өске өлөшендә урнашкан җиденче йөз беленә. Бу йөзнең танавы турыпочмаклы булган, әмма ул купкан (аның микроскоп астында күренгән контуры гына сакланган).
Һәр йөз аерым фигураны очлый. Хәзер Оло Шигыр сынташында, югалган өлөшнең сүрәтләре белән бергә, сигез персонаж аерыла: күләмле башлы өске сүрәт, алгы яссылыкта өч фигура, дүрт фигура — кире ягында. Бөтен фигуралар да индивидуаль һәм бер-бер артлы килә. Аларның бер өлөше - сөлдәнең аерым элементлары гына күрсәтелгән «сөлдә» яки «рентген» стилендә төшөрелгән антропоморф сүрәтләр. Тикшерүчеләр, персонажлар күбрәк булырга мөмкин, дип фаразлый. Нигезнең аскы өлөшендә, уң яссы йөз ягында кисешкән ике параллель зигзаг рәвешендәге сүрәт нәрсә белән бәйле икәнлеге билгесез булып кала. Толмачёв үзенең сүрәтләренә тәфсирендә билгеләвенчә, бу зигзаглар сүрәтенең югалган өлөшендәге алда килгән фигурага бер бәйләнеше дә юк. Димәк, бу өлешләрнең тоташкан урынында югалган кисәк һәм тагын бер йөз булыуы ихтимал.
Сүрәтләр арасыннан су һәм һава стихияларын сүрәтләүче персонажларны, хатын-кыз һәм ир-егет башлангычларын сынландыручы фигураларны, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын аерырга мөмкин. Этнографик материаллар борынгы сүрәтләрнең мәгънәсен аңлатуның кайсыбер мөмкинлекләрен күрсәтә, әмма аны тулысынча ачып бирми. Фигуралар бер мәгънәле аңлатма белән генә ачылмый.
Этнографик материаллар борынгы сурәтләрнең мәгънәсе аңлатуына карашның кайбер мөмкинчелекләрен күрсәтә, әмма аны тулысынча ачмыйлар. Фигураларны бер төрле мәгънәдә аңлатып булмый. Персонажларның вертикаль куелуы, әгәр дә монда дөнья һәм кешеләр барлыкка килүе турында мифлар төшерелгән булса, вакыйгаларның дәвамлыгын чагылдыра ала яки тәкъдим ителгән образларның билгеле иерархиясе турында шәһадәт була ала. Угырлар мифологиясенә нигезләнеп, Наталия Чаиркина поттагы сурәтләрдә Югары, Урта һәм Аскы дөньяларга бүленә торган, эчендә пространствоның җиде сферасын керткән дөньяның вертикаль корылышы чагылышын күрә. Дания милли музееннан археолог Петер Ван Петерсен пот тыелган территория чигендә кисәтү булып хезмәт итәргә мөмкин булган. Рәт белгечләр бизәлешнең Төркиядә Гёбекли-Тепедә һәйкәл таш хәрабәләре язмалары белән охшашлыгын билгелиләр.
Потның сурәтләре шундый иртә вакытта ук Уралның урман полосасы яшәүчеләренең яшәүчеләрендә катлаулы мифологик карашлары системасы булуы турында шәһадәт булып тора.

Датасын билгеләү

үзгәртү

Датасы турында дискуссия сынташ табылганнан алып барыла. Скульптураның гадәти булмаган характеры аның типологик датасын билгеләүне катлауландырды. Неолит дәвере (б. э. к. V—VI меңьеллыклар), энеолит яки бакыр гасыры (б. э. к. IV—III меңьеллыклар), бронза гасыры (б. э. к. II меңьеллык) һәм иртә тимер гасыры (б. э. к. I меңьеллык) белән билгеләү ихтималлыгы турында фаразлар барлыкка килә.
1997 елда потның өске йөзе куба башлавы ачыклана, һәм аны консервацияләү турында карар кабул ителә. Аңа кадәр үзагачның эчке катламындагы үрнәкләренә радиоуглерод анализы үткәрергә карар ителә. Анализ ике лабораториядә: Ганна Ивановна Зайцева җитәкчелегендә Санкт-Петербургның Матди мәдәният тарихы институтында һәм Леопольд Дмитриевич Сулержицкий җитәкчелегендә Мәскәүдәге Рәсәй Фәннәр академиясенең Геология институтында ясалды. Ике экспертиза да берүк нәтиҗә күрсәтте: сынташ мезолит - урта таш гасыр уртасында ясалган. Калибрланмаган радиоуглеродлы бөтен өч дата б. э. к. 8,8 һәм 8,5 мең ел арасындагы диапазонда ята, бу калибрланган б. э. к. 7820-7590 елларга туры килә. Алынган даталар бәхәс тудырды. Күп галимнәр скульптураның шундый иртә чорда ясалганына шикләнүен белдергән һәм өстәмә тикшеренүләр үткәрүне кирәкле дип тапкан, бу фәнни басмаларда да берничә тапкыр яңгырады. Пот берничә мең ел дәвамында торф ятмасында яткан кәүсәдән ясалган һәм, димәк, тораташның яше байтакка яшь булуы ихтимал дигән фаразлар күтәрелгән.
2015 елда скульптураның датасын билгеләү буенча яңа эшләр башкарыла. Экспертиза белән Германиядагы Гейдельберг университетының Клаус Чира исемендәге Археометрик тикшеренүләр үзәге белгечләре шөгыльләнгән. Тизләтелгән масс-спектрометрия (Accelerator mass spectrometry) алымын кулланып, башкарылган аныкланган калибрлы кәкре сызыклы радиоуглерод анализы әлеге вакытка кадәр 11 600 ел дигән вакытны күрсәткән. Иртәрәк тикшеренүдә алынган яшьнең түбәнәюе андагы объектның тышкы һәм эчке катламнарыннан өлгеләрнең кушылуы (датаны гади радиоуглеродлы анализ өчен чагыштырмача күп материал куллану кирәклегеннән) һәм балавыздан алынган заманча углеродның тышкы катламнарына реставрация вакытында файдаланылган башка материалларның эләгүе белән аңлатыла. Датаны яңадан билгеләү тизләтелгән масс-спектрометрия алымын куллану аркасында аз микъдар материалда башкарылды, бу хәзерге углерод белән пычранмаган өлгеләрне аерырга мөмкинлек биргән. Тикшерү вакытында калибровка кәкрелегенең сизелерлек тирбәлүе аркасында килеп чыккан яшь аермасы ярыйсы ук зур булса да, соңгы нәтиҗә сынташтың ясалу көнен б. э. к. 9,6 мең елга якын дип билгели, бу соңгы бозлану тәмамлануга һәм югары дриастан голоценның пребореталь чорына күчүгә туры килә.
Радиоуглерод анализыннан тыш, тикшерүләрнең комплекслы программасы дендрологик һәм техник-трасологик анализны да кертә. Техник-трасологик анализ - микроскоп астында сынташ йөзен өйрәнү - скульптураны ясауда кулланылган коралларны билгеләргә, эшкәртү алымнарын һәм аларны куллану дәвамлылыгын ачыкларга мөмкинлек бирде. Дендрологик һәм техник-трасологик анализлар скульптураның яңа киселгән үзагачтан эшләнүен исбатлады; димәк, агач яшен билгеләү аша тораташ ясалган дата күрсәтелә.
2021 елда «Quaternary International» журналында Германиядагы Гёттинген университеты, Рәсәй Фәннәр академиясенең Археология институты археологларының һәм Свердловск өлкәсе музееннан баш гыйльми хезмәткәрнең тикшеренүләре басылып чыкты. Галимнәр алдагы гыйльми эшләрнең нәтиҗәләрен тикшергәннән соң, артефакт кисеп алынган 159 еллык боҗралы карагачның - якынча 12 250 ел, һәм бу соңгы бозлык чоры азагында - голоцен башында сынның барлыкка килүенә һәм 12 100 елга якын яшькә җитүен дәлилли дигән нәтиҗәгә китергән.

Тарихы һәм саклау

үзгәртү

Шигыр боронгылыгы беренче тапкыр тамашачыларга Себер-Урал фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә (1887-1888) тәкъдим ителә. Ул ябылганнан соң, табылдык хуҗасы граф Алексей Александрович Стенбок-Фермор УОЛЕ музеена коллекцияга нигез салган беренчее 40 Шигыр әйберен бүләк иткән. Шуның өчен граф УОЛЕның почётлы әгъзасы итеп сайлана. Алга таба граф музейга берничә тапкыр Шигыр әйберләре, шул исәптән Оло Шигыр сынташын бүләк иткән.
Сынташ УОЛЕ музеенда, соңыннан Свердловск өлкә туган якты өйрәнү музееның тарихи экспозициясе экспонаты буларак бу сынташ даими рәвештә күрсәтелә. 1960 елларда Вознесение чиркәве бинасындагы музейның элекке тарихи экспозициясендә куела. 2003 елдан скульптура даими рәвештә «Шигыр хәзинәсе» экспозициясендә күрсәтелә, анда махсус температура-дымлылык режимын таләп итүче органик материаллардан эшләнгән үзенчәлекле Шигыр әйберләре куелган. Температура режимы махсус җиһазлар ярдәмендә бина эчендә саклана. Аерым фрагментлардан торуы аркасында, потны күргәзмәгә куюы авыр. Килүчеләр скульптураны һәр яклап карый алсын өчен, пот өлешләренең бер-берсенә басымы минималь булсын өчен, витринадагы фрагментлар махсус конструкциягә беркетелгән. Пыяла артында махсус яктырткыч эшли, ул фигураның вак детальләрен карарга мөмкинлек бирә.
Датасы һәм исәп-хисаплар өчен үрнәкләр 1999 һәм 2014 елдарда сайлап алына. 1999 елда дендрохронологик анализ башкару барышында аскы фрагментын пычкы белән кисәләр. Пычкы белән кисү иллюстрациясе 10-чы фрагмент фотосында күренә. 2014 елда бер төркем археологлар калган мәсьәләләрне һәм дата буенча шикләрне хәл итү өчен скульптураны тирәнрәк өйрәнү буенча программа әзерли. Алар үрнәкләрне сайлап ала. Моның өчен сынташ фрагментларының берсен пычкы белән кисеп, тизләтелгән масс-спектрометрия алымы белән объектның радиоуглерод датасын билгеләү һәм нәтиҗәне гомуми климат шкаласына бәйләү өчен, аның эчке өлешеннән җиде зур булмаган шырпы (һәрберсенең озынлыгы 1 сантиметрдан, гомуми массасы 2 граммнан артмый) алынды.

Мәдәният министрлыгы дәгъвалары

үзгәртү

2014 елның октябрендә Свердловск өлкәсе полициясенә музейны һәм археологларны мәдәни мирас объектының саклануы бозуы белән бәйле өйрәнүләргә рөхсәт алынмауда гаепләү белән РФ мәдәният министрлыгы урынбасары Григорий Пирумовның гаризасы алынган булган. 2015 елның июлендә прокуратура куелышы буенча тикшерү комитеты тарафыннан Свердловск өлкә кырыйны йөрәнү музее мөдиренә һәм рәт археолог һәм дендролог галимнәренә РФ Җинаять Кодексының 243 маддәсенең 1 өлеше буенча («Уничтожение или повреждение объектов культурного наследия или культурных ценностей»).
“Мәдәни мирас яки мәдәни кыйммәт объектларын юк итү яки аларга зыян китерү”) җинаять эше булдырылган булган.
2016 елның 29 мартында җинаять эше туктатылган булган. Эскпертлар нәтиҗәсе буенча, 2014 ел фәнни тикшеренүләре җимерелүләргә, тышкы кыяфәт үзгәрүенә яки сынның археологик кыйммәте өчен башка зыянга китермәгән булган.

Документалистика

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Zhilin M., Savchenko S., Hansen S., Heussner K.-U., Terberger T. {{{башлык}}}(ингл.) // Antiquity. — В. 362. — Т. 92. — С. 334—350. — DOI:10.15184/aqy.2018.48 Архивировано из первоисточника 14 сентябрь 2019.
  2. =KP.RU1>Ирина Костерина (2015-08-27). Научная сенсация: Шигирский идол в два раза старше Еипетских пирамид. КОМСОМОЛЬСКАЯ ПРАВДА. әлеге чыганактан 2017-09-19 архивланды. 2019-03-21 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Шигирская кладовая. Свердловский областной краеведческий музей. әлеге чыганактан 2019-01-29 архивланды. 2019-03-21 тикшерелгән.
  4. Древности Восточного Урала, 1914
  5. Толмачёв, 1916
  6. 6,0 6,1 О новых деталях изображений Большого Шигирского идола, 2004
  7. Древесно-кольцевой анализ отдельных частей «идола» из Шигирского торфяника, 1999
  8. Савченко, 2018

Әдәбият

үзгәртү
  • Горячев В. М. Древесно-кольцевой анализ отдельных частей «идола» из Шигирского торфяника // Третьи Берсовские чтения. — Екатеринбург, 1999. — С. 45—49.
  • Савченко С. Н., Жилин М. Г., Тербергер Т., Хойсснер К.-У. Предварительные результаты исследований деревянной культовой скульптуры — Большого Шигирского идола // Седьмые Берсовские чтения. — Екатеринбург : Квадрат, 2015.
  • Савченко С. Н., Жилин М. Г., Тербергер Т., Хойсснер К.-У. Большой Шигирский идол в контексте раннего мезолита Зауралья // Уральский исторический вестник. — 2018. — № 1 (58). — С. 8—19. — ББК 63.442.12(235.55).
  • Савченко С. Н. История формирования коллекции шигирских древностей в Свердловском областном краеведческом музее // 120 лет археологии восточного склона Урала. Первые чтения памяти В. Ф. Генинга. — Екатеринбург : Уральский государственный университет, 1999. — С. 46—53.
  • Савченко С. Н. Тайны Шигирских древностей // Мир музея. — 2004. — № 8. — С. 2—6. — ISSN 0869-8171.
  • Савченко С. Н., Жилин М. Г. О новых деталях изображений Большого Шигирского идола // Четвёртые Берсовские чтения. — Екатеринбург : АКВА-ПРЕСС, 2004. — С. 130—135.
  • Толмачёв В. Я. Древности Восточного Урала // Записки Уральского общества любителей естествознания. — Екатеринбург, 1914. — Т. XXXIV, вып. 8. — С. 148—160. — 179 с.
  • Толмачёв В. Я. Деревянный идол из Шигирского торфяника // Известия Императорской Археологической Комиссии. — Санкт-Петербург, 1916. — Вып. 60. — С. 94—99. — 128 с.
  • Чаиркина Н. М. Большой Шигирский идол // Уральский исторический вестник. — 2013. — № 4 (41). — С. 100—110. — ББК 63.442.13(235.55).
  • Chairkina N. M., Kuzmin Y. V., Burr G. S. Chronology of the perishables: first AMS 14C dates of wooden artefacts fromAeneolithic–Bronze Age waterloggedsites in the Trans-Urals, Russia // Antiquity. — 2013. — № 336. — С. 418—429.