Зоя Михаил кызы Величанская (рус. Зоя Михайловна Величанская; 05.07.1936, Олы Подберезье, Кайбыч районы, ТАССР) — табиб, бактериолог, Бурятия Республикасының атказанган табибы.[1]

Зоя Величанская
Туган телдә исем Зоя Михайловна Величанская
Туган 5 июль 1936(1936-07-05) (87 яшь)
Олы Подберезье, Кайбыч районы, ТАССР
Ватандашлыгы СССР, РФ
Һөнәре табиб
Бүләк һәм премияләре Бурятия Республикасының атказанган табибы

Биографиясе үзгәртү

Зоя Михаил кызы Величанская 1936 елның 5 июлендә Татарстан АССРның Кайбыч районы Олы Подберезье авылында туа. 1959 елда Казан дәүләт медицина институтының санитар-гигиена факультетын тәмамлаганнан соң, Бурят АССРга җибәрелә.

1959 елдан Зоя Величанская Улан-Удэ шәһәр санэпидстанциясенең сәнәгать гигиенасы табибы, 1966 елдан шәһәр санэпидстанциясенең табиб бактериологы булып эшли.[1]

Аның хезмәт кенәгәсендә санврач буларак кабул ителгән дигән генә язу бар. Ул үзен белемле һәм сәләтле табиб итеп күрсәтә, актив рәвештә яшь табиблар һәм лаборантлар әзерләүдә катнаша.[1]

1977 елдан шәһәр санэпидстанциясенең Бактериология лабораториясе мөдире итеп билгеләнә һәм 22 ел дәвамында Зоя Михайловна шәһәрнең Бактериология хезмәтен җитәкли.

Бурятия халкының сәламәтлеген саклауда нәтиҗәле хезмәте өчен Величанская З. М. «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе (1976 елда), Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының, Бурятия Республикасының Халык Хуралы һәм санэпидстанция администрациясе Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

«Бурятия Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек була.

2002 елның 13 сентябрендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.[1]

Искәрмәләр үзгәртү