Золтан Келемен (рум. Zoltán Kelemen; 1986 елның 31 июле, Меркуря-Чук, Харгита, Румыния) — Румыния тимераякта фигуралы шуучысы. Җиде тапкыр Румыния чемпионы (2007—2013).

Золтан Келемен
Туган телдә исем рум. Zoltán Kelemen
Туган 31 июль 1986(1986-07-31) (37 яшь)
Меркуря-Чук, Харгита, Румыния
Ватандашлыгы Румыния байрагы Румыния
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)

 Золтан Келемен Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Золтан 1986 елның 31 июлендә Румыниянең Меркуря-Чук шәһәрендә туа. 1991 елдан фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлый[1]. Җиде яшендә уң күзе күрми башлый. Сул күзендә дә күрү сәләтен югалтмас өчен табиблар аңа ярышларда катнашмаска киңәш иткән. Һәр сезон башында ул ярышларда «үз җаваплылылык астында» катнаша, дигән формага кул куярга тиеш булган[2].

2005 елда Золтан беренче тапкыр яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатында катнаша һәм 19 нчы урында урнаша.

2007 елгы Румыния чемпионатында беренче тапкыр җиңүгә ирешә. 2007 елның гыйнварында Европа чемпионатында дебюты була һәм анда ул 32 нче була. Шулай ук беренче тапкыр дөнья чемпионатында катнаша һәм 41 нче урында була.

2009 елның сентябрендә Nebelhorn Trophy 2009 ярышында чыгыш ясый, 13 нче урында була һәм 2010 елгы Олимпия уеннарына Румыния өчен бер урын яулый. Ванкуверда узган Олимпия уеннарында 29 нчы була.

2012 елгы дөнья чемпионатында үзе өчен иң яхшы нәтиҗәгә ирешә, ярышны ул 14 нче урында тәмамлый.

Nebelhorn Trophy 2013 ярышында яхшы нәтиҗә күрсәтә, ул 6 нчы урында урнаша һәм Сочида узган Олимпия уеннарына урын яулый ала. 2014 елгы Олимпия уеннарында 23 нче була[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Биография. www.isuresults.com.(ингл.)
  2. Athletes Zoltan KELEMEN. sochi2014.com. әлеге чыганактан 2014-02-24 архивланды. 2022-05-30 тикшерелгән.(ингл.)
  3. Competition Results. www.isuresults.com.(ингл.)

Сылтамалар үзгәртү