Зылатаус операциясе
Златоуст операциясе — ватандашлар сугышы барышында 1919 елның июнь—июльдә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының Себер армиясе көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.
Златоуст операциясе | |||
Төп низаг: Россия ватандашлар сугышы | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын |
Урал, Уфа губернасы | ||
Нәтиҗә |
Кызыллар Златоустны ала. | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Операция барышы
үзгәртүКызыл Армиянең һөҗүме Уфа операциясенең уңышлы тәмамланудан соң 24 июньдә башлана. 24—25 июньдә кызылларның 26-нче һәм 27-нче укчы дивизияләре Караидел елгасы аша чыгалар. 27-нче төмәне сугышлар белән Бөре тракты буенча алга китә. 26-нче төмәне сугышларсыз Юрүзән елгасы үзәнлеге буенча алга китте һәм 2 июльдә Нәсибаш авылы янындагы аклар позицияләренә чыкты; каты сугышлар җәелеп киткәннәр. Аклар 26-нче дивизияне камап алганнар диярлек, ләкин 5 июльдә Нәсибашка кызылларның 27-нче укчы төмәне килеп җитә, ул акларны Күсә — Бирдәвеш — Сатка сызыгына чигенергә мәҗбүр итәләр.
Шул ук вакытта бу сызыгына көньяктан шуңа кадәр Белоретны һәм Тирләнне алган кызылларның 24-нче төмәне, ә төньяктан алган кызылларның 35-нче төмәне килеп җитәләр. Бердәм һөҗүмнәр белән алар 10-12 июньдә аклар оборонаны өзәләр һәм 13 июньдә Златоустны алалар. Зур югалтуларын күргәч, аклар Чиләбегә чигенәләр.
Әдәбият
үзгәртү- Совет хәрби энциклопедиясе, өченче том, 475-нче бит.
Бу — Россия ватандашлар сугышы турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |