Зиннәтулла Исхаков

Сәвитләр Берлеге Каһарманы
(Зинатулла Исхаков битеннән юнәлтелде)

Зиннәтулла Гыйниятулла улы Исхаков (1908 елның 17 августы, Яңа Урагар, Әлки районы, Татарстан, Россия1958 елның 5 июле, Пермь, РСФСР, ССРБ) — Совет Гаскәре полковнигы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Берлеге каһарманы (1945).

Зиннәтулла Исхаков
Туган телдә исем Зиннәтулла Гыйниятулла улы Исхаков
Туган 17 август 1908(1908-08-17)
Әлки районы, Татарстан АССР
Үлгән 5 июль 1958(1958-07-05) (49 яшь)
Пермь, РСФСР, СССР
Күмү урыны Егошиха зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Россия империясе
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре офицер
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1945)

Ленин ордены Кызыл Байрак ордены (2) Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә полковник

Тормыш юлы үзгәртү

Зиннәтулла Исхаков 1908 елның 4 (яңа стиль буенча — 17) августында Яңа Урагар авылында (хәзер — Татарстанның Әлки районы) туа. Сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, Әстерхан районы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1935 елда Исхаков Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә хезмәткә чакырыла. Политсостав курсларын һәм хәрби-сәяси училищены тәмамлый[1].

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1942 елда Исхаков Политсоставның югары курсларын, 1943 елда «Выстрел» курсын тәмамлый. 1944 елның августына гвардия подполковнигы Зиннәтулла Исхаков 2 нче Украин фронтының 53 нче армиясенең 1 нче гвардия һава-десант дивизиясенең 13 нче гвардия һава-десант полкы белән җитәкчелек итә[1].

1944 елның 20 августыннан башлап, Исхаков полкы Румыния территориясендә дошманга зур югалтулар китереп, хәрби хәрәкәтләрне уңышлы алып бара. 1944 елның 24-25 октябрендә полк бүлекчәләре Тису елгасы аша Маҗарстанның Сольнок шәһәреннән төньякка уңышлы чыгалар һәм плацдармны алалар. Плацдармны биш көн тоталар, көн саен 6-7 дошман атакасын кичектереп торалар. 1944 елның 6 ноябрендә полк икенче тапкыр Тисуны Тисафюредтан көнбатышка таба кичә һәм ике атнадан соң Карпат тауларына чыга.

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән подполковник Зиннәтулла Исхаков Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.

Сугыштан соң Исхаков Совет Гаскәрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1950 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. Пермьдә яшәгән, Пермь хәрби авиация училищесын җитәкләгән. 1958 елның 5 июлендә вафат була. Пермьнең Егошиха зиратында җирләнгән[1].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Зиннәтулла Исхаков «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә

Сылтамалар үзгәртү