Заһирә Байчурина

татар шагыйрәсе

Заһирә Гали кызы Байчуринататар шагыйрәсе. 1890 елда Вятка губернасындагы Алабуга өязендәге Тирсә авылында (хәзер Татарстанның Әгерҗе районында) мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. Унбер яшендә ул Иж-Бубидагы кызлар мәктәбенә укырга керә. 1906 елда аны тәмамлый һәм туган авылына кайтып балалар укыта башлый. 1907-1917 елларда ул Уфа һәм Пермь шәһәрләре мәктәпләрендә эшли. 1918 елда Алабугага, аннан Казанга күчеп килә. 1923 елда "Шигырьләр мәҗмугасе" исемле китабы чыга. 1935—1939 елларда Казанда район Советына депутат итеп сайлана. Сайланма шигырьләре 1959 елда чыккан «Ана сүзе» исемле китабына тупланган. Шагыйрә 1977 елның 26 декабрендә Махачкала шәһәрендә вафат. [1]

Заһирә Байчурина
Туу датасы: 1890(1890)
Туу урыны: Вятка губернасы, Алабуга өязе, Тирсә авылы
Үлем датасы: 26 декабрь 1977(1977-12-26)
Үлем урыны: Махачкала
Милләт: татар
Ватандашлык: / Россия империясеССРБ ССРБ

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар шигърияте. XX гасыр башы. Казан, Мәгариф, 2004