Захар Федор улы Дорофеев (24 март 1890 ел, Салазгорь авылы, Спасс өязе, Тамбов губернасы18 июль 1952 ел, Мәскәү) – мукшы шагыйре, педагог, тәрҗемәче, фольклор өйрәнүчесе, тарихчы, этнограф, җәмәгать эшлеклесе. Хәзерге мукшы әдәбиятына нигез салучыларның берсе. «Валда ян» («Якты юл») әлифба китабы авторы.

Захар Федор улы Дорофеев

Туу датасы: 24 март 1890(1890-03-24)
Туу урыны: Салазгорь, Спасс өязе, Тамбов губерниясе
Үлем датасы: 18 июнь 1952(1952-06-18) (62 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү, ССРБ
Ватандашлык: ССБР байрагы ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, тәрҗемәче, педагог, җәмәгать эшлеклесе
Иҗат итү теле: рус, мукшы
Дебют: 1912 ел
Бүләкләр: МАССР Югары Шурасы Президиумы Мактау грамотасы

Биография үзгәртү

Захар Дорофеев 1890 елның 24 мартында Тамбов губернасы Спасс өязенең Салазгорь авылында (хәзере Мордовия Республикасының Тәрби районы) мордва мукшы гаиләсендә туа.

Салазгорь җирле мәктәбен, аннары Виндрей югары-башлангыч мәктәбен тәмамлагач, 1905 елда Казан әҗнәбиләр укытучылар семинариясенә укырга керә. Монда ул легаль булмаган студентлар түгәрәгенә керә, социал-демократик идеяләр белән таныша, тыелган листовкалар таратуда катнаша, моның аркасында семинариядән чыгарыла, ләкин 1906 елда турыдан-туры исбатлаулар булмау аркасында, кире укуга кайтарыла.

Семинариядә уку елларында Захар шигърият белән шөгыльләнә башлый, кайбер шигырьләре «Волжский вестник» һәм «Волго-камская речь» дигән Казан газеталарында басыла һәм укучыларда киң яклау табалар. 1909 елның мартында аңа, аның шигъри сәләтләрен танып, Н.В.Гогольгә багышлап мәдхия язарга кушалар.

1909 елны семинарияне тәмамлагач, Темников өязенең Польское Адашево авылында мәктәп укытучысы булып эшли.

1912 елны Дорофеевның «Халык укытучысының җырлары һәм уйлары» дигән җыентыгы нәшер ителә. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Дорофеев фронтка китә һәм каты яралана.

1917 елда Дорофеев Польское Адашевога кайта, ләкин озакламый Темниковка чакырыла һәм халык мәгарифе буенча өяз бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 5 ел эчендә ул бу вазифаны үти һәм шул ук вакытта халык мәгарифе буенча Тамбов губерния бүлегенең инспекторы булып эшли.

1918 елда РСДРП (б)га керә һәм фирканең өяз комитеты һәм өяз Шурасы әгъзасы булып сайлана. Шул ук елны Мәскәүгә укытучы-интернационалистлар корылтаена чакырыла, ә 1919 елда Кече милләтләр мәгарифе буенча I Бөтенрусия корылтае делегаты.

1923 елдан РСФСРның Халык мәгарифе халык комиссариатының Мордва милләтләр асбүлегенә һәм РКП (б) ҮКнең мордва секциясендә сәркатип булып эшли.

1920-еллар башына кадәр Дорофеев рус телендә иҗат итә. 1925 елда аның мукшы телендә беренче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә, ул «Үз җырларыбыз» дип атала. Захар Дорофеев Михаил Лермонтов, Алексей Кольцов, Николай Некрасов, Федор Тютчев әсәрләрен мукшы теленә тәрҗемә итә. Аның инициативасы буенча Мордовия һәм Пенза өлкәсендә милли мәктәпләр ачыла. Ул мордва укучылары өчен дәреслекләр һәм методик әсбаплар авторы да: «Валда ян» («Якты юл» әлифба китабы, «Пиже пакся» («Яшел кыр») уку китабы, ССРБ тарихы дәреслеге һ.б.

Захар Федор улы Дорофеев 1952 елның 18 июнендә Мәскәүдә вафат була.

Хәтер үзгәртү

1950 елда, Мордва АССРның 20-еллыгы уңаеннан, Захар Дорофеев МАССР Югары Шурасы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1965 елда, Мордовия халкы шагыйрьнең 75 еллыгын бәйрәм иткәндә, аның исеме белән Саранск, Темников һәм Тәрбидә урамнар атала. Аның исеме Темников мәктәп-интернатына бирелә. МАССРның Министрлар Шурасының фәнни-тикшеренү институты Дорофеевның ике томлыгын чыгара (1961-1965 еллар).

Сылтамалар үзгәртү

Чыганак үзгәртү