Төп менюны ачу
Запорожье Сече зур байрагы, XVI−XVIII гасыр

Запорожье Сече (украинча Запорiзька Січ), татарча тәрҗемәсе Бусагалар арты стан - XVI - XVIII гасырларда түбән Днепр елгасы буенда урнашкан казаклар хәрби, идарә үзәкләре. Хәрби төп ныгытма (хәрби стан) исеме буенча "Сечь" дип йөртелгән һәм түбән Днепр буендагы урыннар исеме - Запорожье - димәк Бусагалар арты - дип аталган. Запорожье Сече татар теленә тәрҗемәсе - Бусагалар арты стан.

Эчтәлек

ИсемҮзгәртү

Сечь ул ныгытма, аның эчендә чиркәүләр, хуҗалык биналары һәм торак өйләре - куреньнәр урнашкан булган.

Сѣчъ - Сечь - кисү , кисеп ясау (русча высекать) сүзеннән килеп чыккан, казаклар станы казык читән белән чолгап якланган булган.

Кайчакта Сечь урынына Кош дигән сүз кулланыла. Кош - ул гаскәрнең вакытлы тукталышы урыны, хәрби ирәк (хәрби лагерь).

Кыска тарихҮзгәртү

 
Запорожье Сече 1751 елда (Казаклар Һетманлыгы һәм Русия империясе

Днепр елгасы бусагалары артында урнашкан казаклар авыллары XVI гасырда барлыкка килгән.

1552 елда Дмитрий Вишневецкий нигез салган Хортица сече барлыкка килгән. 1556-1557 кырым татарларына каршы сугышы нәтиҗәсендә казаклар җиңелә һәм чигенә, Хортица шәһәрчеге җимерелә.

Соңрак ике гасыр дәвамында Запорожье Сече төрле урыннарда булган.

Төрле вакытта Запорожье Сече Речь Посполитая яки Русия дәүләтенә бәйле булган.

1654 елда Переяславль радасыннан соң Запорожье Гаскәре Мәскәү патшасына хәзмәт итә башлаган.

1708 елда Көньяк сугышы вакытында Запорожье Гаскәре гетманы Мазепа Швеция патшасы Карл XII ягына күчә. Пётр I Мазепа хыянәтен кичермәгән һәм Көньяк сугышта җиңгәннән соң 1709 елда Запорожье Сечен юк иткән.

Пётр I үлгәннән соң 1733 елда Яңа Сечь барлыкка килгән, ләкин ул тик 1775 елга кадәр булган.

1775 елның 3 августында Екатерина II "Запорожье Сечен юк итү һәм аны Яңарусия губернасына кушылу" турында әмерне имзалаган.

Запорожье Сечен юк итү төп сәбәпләре: Русия империясе Кырым ханлыгын басып алганнан соң, Күчүк-Кайнарҗа Солых килешүен имзаланганнан соң, казаклар тарафыннан империя көньяк чикләрен сакларга кирәк түгел инде булган.

Запорожье гәскәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • История Украины: научно-популярные очерки / Институт истории Украины, НАН Украины. Кол. авт. Под ред. В. А. Смолия. [1]. — К.: ОЛМА Медиа Групп, 2008. — 1070 с. — ISBN 978-5-373-02355-9
  • Потто В. А. Кавказская война − в 5-и томах = «Кавказская война в отдельных очерках, эпизодах, легендах и биографиях». — 1899.
  • Запорожская Сечь // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 86 томах (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Большой энциклопедический словарь: [А − Я] / Гл. ред. А. М. Прохоров. — 1-е изд. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1991. — ISBN 5-85270-160-2; 2-е изд., перераб. и доп. — М.: Большая Российская энциклопедия; СПб.: Норинт, 1997. — С. 1408. — ISBN 5-7711-0004-8; БЭС на электронном ресурсе «Словари и энциклопедии на Академике» (dic.academic.ru).