Жужанна «Жужа» Эржебет (Лизавета) Паулина Кошут (мадьярса  Kossuth Zsuzsanna „Zsuzsa“ Erzsébet Paulina, 19 февраль 1817, Шаторальяуйхей, Боршод-Абауй-Земплен — 29 июнь 1854 (37 яшь), Нью-Йорк) — венгр шәфкать туташы, 1848-1849 елларда Венгрия революциясе героинясы.

Жужанна Кошут
Туган телдә исем маҗар. Kossuth Zsuzsanna
Туган 19 февраль 1817(1817-02-19)[1]
Шаторальяуйхей[d], Шаторальяуйхейский яраш[d], Боршод-Абауй-Земплен[d], Маҗарстан
Үлгән 29 июнь 1854(1854-06-29)[1] (37 яшь)
Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Үлем сәбәбе туберкулез
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Һөнәре хәрби хезмәткәр, шәфкать туташы
Кардәшләр Лайош Кошут

 Жужанна Кошут Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Шарбоград шәһәрендә Жужанна Кошут сыны

Жужанна Кошут 1817 елның 19 февралендә Шаторальяуйхей шәһәрендә туган. Ул Лайош Кошутның, 1848 елда ихтилал лидеры һәм дәүләт эшмәкәренең сеңлесе була.

Агалы-сеңелле Кошутлар 1831 елда холера пандемиясе вакытында Югары Венгрияда (хәзер — Словакия) эшли. Карантинда алар пациентларда була. Әлеге вакытта Жужанна соңыннан үзенә шул кадәр кирәк булган туташ эше осталыгына ия була.

1841 елда Рудольф Масленьига (Rudolf Meszlényi) кияүгә чыга. Алар Лайош Кошутның Яклау советы ағзалары була. 1848 ел башында өченче баласы туу алдыннан тол кала.

Ференц Флор җитәкчелеге астында хәрби-медицина хезмәтен үзгәртеп корганнан соң аның агасы Лайош Кошут Жужаннаны Венгрия госпитальләренең олуг шәфкать туташы итеп тәгаенли. Аңа Венгрияда барлык хәрби медицина системасы өчен яуаплылыкты йөкләтәләр, һәм ул 72 хәрби госпитальгә нигез сала. Ул шулай ук 23 апрельда ирекле башлангычта хатын-кызларга шәфкать туташлары булырга чакыра һәм волонтер-шәфкать туташларының эшен оештыра. Шулай итеп, Флоренс Найтингейл Кырым сугышы вакытында шундый ук эшчәнлек башлардан 5-6 ел алдан хәзерге туташлар эшенә нигез төзәүче була.

Венгрия күтәрелеше бастырылгач австриялеләр аны кулга ала[2]. Ул азат ителә, әммә власлар ягыннан эзәрлекләүләргә дучар була. Жужанна Кошут абруйлы ханым рәвешендә Комарно кәлгәсенә үтеп керә һәм камерада чех сәяси тоткыннары менән очраша. Аннары радикаль демократ, шагыйрь, публицист һәм сәяси эшлекле Йозеф Фрич Вацлав бу турыда телгә ала[3][4]. 1851 елда ул икенче тапкыр кулга алынгач, американнар кысыла һәм аның мәңгегә Венгрияга кайтмау шарты белән аны азат итүгә ирешә. Моннан соң ул АКШ-ка күченә. Ул Нью-йорк шәһәрендә 1854 елның 29 июнендә 37 яшендә үпкә авыруыннан вафат була.

Хәтер үзгәртү

1989 елда Венгрия почтасы Жужанна Кошут сүрәте белән 5 форинт номиналында почта маркасы чыгара. Дизайнның авторы Андраш Суньоги.

2017 елда, Жужанна Кошутның тууына 200-ел айканлы венгр форинтының истәлекле тәңкәләре чыгарыла. Дизайнның авторы булып рәссам Ильдико Эрёш (Erőss Ildikó) тора, ул аверсында хәрби госпиталне һәм реверсында Жужанна Кошутның портретын сүрәтли.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://mek.oszk.hu/00300/00355/html/ABC07165/08466.htm
  2. Исламов, Тофик Муслим оглы Краткая история Венгрии : С древнейших времен до наших дней / Т. М. Исламов, А. И. Пушкаш, В. П. Шушарин; Отв. ред. Т. М. Исламов; АН СССР, Ин-т славяноведения и балканистики — М.: Наука, 1991. — Б. 204. — 606 б. — ISBN 5-02-009913-9.
  3. Frič, Josef Václav Paměti Josefa V. Friče — V Praze: Nákladem Českého knihkupectví a antikvariátu (Dr. Frant. Bačkovský), 1891. — Vol. IV. — P. 294. — 520 p.
  4. Богатырев Ш. Ш. Чешские связи Герцена (1850-е — 1860-е гг.) // Литературное наследство / АН СССР. Отд-ние лит. и яз. — М.: Изд-во АН СССР, 1958. — Т. 64: Герцен в заграничных коллекциях. — Б. 794. — 851 б.