Елизавета Каминская-Дульская

Каминская-Дульская Елизавета Иван кызы (29 апрель 1899 ел28 февраль 1995 ел) — ССРБ галиме, геология-минералогия фәннәре кандидаты, профессор.

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 29 апрель 1899(1899-04-29)
Туу урыны Тум, Россия империясе
Үлем датасы 28 февраль 1995(1995-02-28) (95 яшь)
Үлем урыны Рига, Латвия
Һөнәр төре җирбелгеч
Эш урыны Магнитогорск дәүләт техника универститеты
Әлма-матер Тум политехника университеты[d]
Академик дәрәҗә геология-минералогия фәннәре кандидаты[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хөрмәт Билгесе ордены

Биографиясе үзгәртү

Елизавета Иван кызы Каминская-Дульская 1899 елның 16 апрелендә (яңача 29 апрель) Томск шәһәрендә туа.

1927 елда Себер технология институтының тау технология факультетын (хәзерге Томск политехник университеты) геология, геохимиясе һәм кристалл химиясе һөнәре буенча белем ала. 1947 елда Мәскәү дәүләт университетында «Процессы минералообразования в контактово-метаморфизованной зоне горы Магнитной» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Минералогия һәм геология кафедрасы буенча 1963 елда профессор-галим исемен раслый. Галим буларак формалашуына А. Н. Зарицкий, Д. С. Коржинский зур йогынты ясый.

Е. И. Каминская-Дульская Магнитогорск хатын-кызлары арасында иң беренче булып кандидатлык диссертациясе яклый; шулай ук профессор дәрәҗәсен алган беренче хатын-кыз була[1].

Эшмәкәрлеге үзгәртү

Югары уку бинасын тәмамлап, Себердә һәм Уралда тимер мәгъдәне разведкалау белән шөгыльләнә. 1934 елда Магнитогорск металлургия комбинатының тау идәрәсе чакыруы буенча геолог ире Фаддей Фаддеевич Дульский (1900-1965) белән Магнитогорск каласына килә, монда петроград өлкән геолог, детальле разведкалау цехының төп геологы булып эшли. 1937 елда Мәскәүдә XVII халыкара геологик конгресста катнаша[2].

1938 елда Каминская геология музеен оештыруда катнаша. Бөек ватан сугышы вакытында, 1942 елда, ул цехның техник җитәкчесе, соңрак өлкән һәм баш геологы булып эшли. Елизавета Ивановна Магнит тавы һәм Кече Кубас таулары яткылыкларын разведкалау белән җитәкчелек итә. Тикшеренү эшләре сөземтәсе нигезендә диссертация яза[2].

Елизавета Ивановна Каминская-Дульская ире белән бергә Магнитогорск тау-металлургия институтына (ММИ, хәзер Магнитогорск дәүләт техник университеты) геология һәм минералогия фәннәре укытырга чакырыла. Ул 1954 елдан 1970 елга кадәр доцент булып эшли, аннары геология кафедрасы профессоры. Аның катнашлыгында институтта петрография һәм минералогия лабораториясе һәм файдалы казылмаларның минералогия һәм геология кабинеты булдырыла. Аның укучылары арасында техник фәннәр докторы, профессор Г. Б. Ферштатер һәм берничә техник фәннәр кандидаты бар. Берничә тикшеренү авторы була, шул исәптән ике монография: «Генетическая связь руд с магматическими и метаморфическими породами на железорудном месторождении горы Малый Куйбас» һәм «Железорудные месторождения Магнитогорского района» авторы.

Елизавета Ивановна 1970 елда пенсияга чыга. 1995 елның 28 февралендә Ригада вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • медальләр

Искәрмәләр үзгәртү