Елизавета Глинка
Елизавета Петр кызы Глинка, Доктор Лиза яки Табибә Лиза буларак киң танылган (русча Елизаве́та Петро́вна Гли́нка, 1962, Мәскәү —2016, Сочи янындагы Кара диңгез акваториясе) — Россия иҗтимагый эшлеклесе, хокук яклаучы, табибә һәм хәйрияче. Һөнәре буенча табиб-реаниматолог, паллиатив медицина өлкәсендә белгеч (АКШ), «Гадел ярдәм» дигән вакыфның башкарма җитәкчесе. Ватандашлар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча РФ президенты карамагындагы Шураның әгъзасы.
Елизавета Глинка | |
---|---|
Туган телдә исем | Елизаве́та Петро́вна Гли́нка |
Туган | 20 февраль 1962 Мәскәү, РСФСР |
Үлгән | 25 декабрь 2016 (54 яшь) Сочи янындагы Кара диңгез |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты[d] һәм Дартмут көллияте |
Һөнәре | иҗтимагый эшлекле, хокук яклаучы, табибә һәм хәйрияче |
Эш бирүче | Первый Московский хоспис[d] |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | РФ Дәүләт бүләге, Дуслык ордены, "Шәфәкать өчен" билгесе |
Сайт | doctorliza.ru |
Йортсыз кешеләргә, онкологиядән авырту кешеләргә, факыйрьләргә ярдәм итүче оешмага нигез салган. Донбасс сугышында яраланган авырту балаларын коткаруны оештыра, Сүрия тыныч ватандашларына медицина ярдәмен тәэмин итү, даруларны китерү белән шөгыльләнә.
2016 елның 25 декабрендә Сочи янындагы Ту-154 һәлакәтендә һәлак була. Табибә Лиза Латакиядәге Тишрин хастаханәсенә даруларны китерергә тиеш иде.
Тормыш юлы
үзгәртүИстәлек
үзгәртүЕлизавета Глинка исемен РФ Саклану министрлыгы хастаханәсе, Грозный шәһәрендә клиник хастаханә, Екатеринбург шәһәренең хосписы йөртәчәк.
Сылтамалар
үзгәртү- doctorliza.ru — «Справедливая помощь» халыкара иҗтимагый оешманың рәсми сайты
- hospicefund.ru — «Вера» хосписларга ярдәм фондының рәсми сайты
- Павел Цапюк. Доктор Лиза (Елизавета Петровна Глинка). Проекты. Сайт Павла Цапюка (pawlick.ru). әлеге чыганактан 2011-02-17 архивланды. 2014-11-02 тикшерелгән.
- Анастасия Кирилловых (2009). Доктор Лиза: «Мы все - странники». Газета «Берег», № 7.
- Елизавета Глинка: Импотенция — это когда женщина ездит на войну спасать детей, а мужчины поливают её за это дерьмом. Сноб (журнал) (24.11.14). әлеге чыганактан 2014-12-03 архивланды. 2014-12-03 тикшерелгән.