Елан — Түбән Агыйдел кабиләләре берләшмәсенә караган башкорт кабиләсе. Бу төркемгә кергән ун кабиләнең (янә, гәрәй, кыргыз, елдәк, канлы, дуванай, каршин, таз, уваныш) берсе.

Этноним үзгәртү

Елан кабиләсе атамасы, бигрәк тә 922 елда безнең тарафларга сәяхәт кылган Ибн Фадланның борынгы башкортларның еланга табынуын аңга алуын исәпкә алып, елан этнонимы борынгы башкортларның еланны олылавына, хөрмәтләвенә кайтып кала, дип фаразлана. Тарихи әдәбиятта борынгы болгарларның динендә дә елан культы булган дигән фикер бар. Әммә елан этнонимы еланга бәйле булганын Кузеев Р.Г. очраклы ситуация, дип билгели.

Г. Е. Грумм — Гржимайло еланнарны кыпчак белән бәйләп аңга ала, еланнарның этник чыгышы нигезендә динлиннар тора, ди.

Кабилә корылышы үзгәртү

Елан кабиләсе өч ыругка бүленә:

  • Эчке — елан (нәсел аралары: бадрак, елан, кугәрчен, якут).
  • Идел -елан (нәсел аралары: кандры, үрнәк, байсар).
  • Кыр — елан, икенче исеме Тышкы — елан (нәсел аралары: буләк, искәндәр, исламгол, кара-кыпчак, куян, тәзи).

Кабилә — елан, нәсел — эчке елан, идел елан, кыр елан, чаң — токсаба, агач — каен, кош — карга, тамга — әвернә (х).

Туган телләребашкорт теле төньяк-көнбатыш диалектының танып һәм түбән агыйдел-ык сөйләшләренә карый[1].

Белгечләр әйтүенчә, әлеге көндә җөмһүрият җирлегендә һәм башка регионнарда яшәүче 70 меңгә якын башкорт елан ыруына карый.

Елан кабиләсе мифларда үзгәртү

Мифлар кешенең дөньяга карашын гына чагылдырып калмый, ул һәрьяклы кеше тормышына йогынты ясый. Кайвакыт мифик образлар исем булып та китә. Рус халкының эпик җырында киң билгеле булган Тугарин Змеевич образы чын каһарман — кай ырулы кыпчак башлыгы Тугархан. Кай — елан. Кай монгол телендә елан дигәнне аңлата. Урысларда Змей Горыныч, ираннардан — ажи-даха, башкортларда — аждаха.

Күп башлы дракон образы гаделлек символын сурәтли.

Этник тарихы һәм чыгышы үзгәртү

Елан кабиләсе — төрки -монгол чыгышлы кабилә. Кай кабиләсенең тарихы безнең эраның башында Манчжурия яланнарында башлана. Кытай язмаларында «хи» халкы турында сүз бара. Хи (языла) — хай (ишетелә)- кай — елан — берүк халык. Бу халык аучылык иткән, тирмәләрдә яшәгән, гаскәрләре биш полктан торган, полкны иркин җитәкләгән, игенчелек белән шөгелләнгән, оста укчылар, чаңгыда шул кадәр яхшы йөргәннәр, алар эзеннән җитеп булмый, дигән мәгълүмат бар. Алтынчы гасырда кай кабиләсе төрки каганатыннан җиңелә, ә 712 елда үзләре кытайларны җиңәләр.

Еланнар — иң борынгы төрки кабиләләренең берсе. Аларның беренче мең елның икенче яртысында Римга һөҗүм итүе турында әрмән сәясәтче Матвей Эдесс (XII гасыр) язып калдырган. Аннары елан халкы «җирәнчәчлеләр» илен басып ала. Сары, җирән чәчле дип кыпчакларны (урысча половцы — полыма-солома) атыйлар. Бу һәм башка эре процессларның башында елан (кай) кабиләсе торган. Галимнәрның фикеренчә, дип яза проф. Янгужин Р. З. еланнарның тарихы безнең эрага кадәр өченче гасырга кайтып кала. Данлыклы кабилә яңа эраның беренче еллыгының азагында ук башкорт этносын тулыландыра.

Борынгы ривәятләрдән: әлеге яшәгән җирләргә елан кабиләсе Идел елгасы ягыннан яки Кырымнан килгән.

Шулай итеп, елан ыруының чыгышы ачык билгеле болай да, аларның кыпчак берләшмәсенә кергән иң борынгы төрки кабилә икәне бәхәссез.

Яшәү территориясе үзгәртү

Түбән Агыйдел кабиләләре территориясе көньяк чиге төньякка тар гына озынча дуга формасындагы буйдан гыйбарәт. Аларның урнашкан җирләренең көньяк чикләре Ык, Өсән, Сөн, Базы, Сәрмәсән, Кармасан елгаларының тамагында булса, төньяк чикләре — Агыйделнең уң як ярыннан Танып елгасының урта агымына кадәр җәелә. Урман зонасында да, кыр ягында да һәр кабиләнең үз биләме булган. Аеруча тыгыз булып түбән урыннарда урнашканнар.

Башкортлар борыннан биләгән территорияләрдә кабилә — ыру булып яшәгән — бу аларның статусы үзенчәлеге булып торган. Шуңа күрә 1865-1866 елларда чаклы административ вулыслар нәсел буенча оештырылган. Мәсәлән, Эчке елан вулысы 1680 елда Елан улусын урталай (Эчке-Елан һәм Тышкы-Елан ырулары) бүлгәннән соң оештырыла. 1700 елда ике вулыстан өченчесе аерыла: Идел-Елан вулысы. Эчке-Елан вулысы үз чиратында алтылы аймактан — Бикмәт, Уаныш, Күзбай, Күрзә, Бадрак, Өчболын — тора. 1865-1866 елларда гына вулыслар территориаль берәмлекләргә үзгәртеп корыла.

XVIII гасыр азагында —XIX гасырда елан кабиләсе яшәгән җир чикләре административ рәвештә Бәләбәй, Богырыслан, Бөре вулыслары составына кергән, кантон идаралыгы системасына күчерелгәннән соң — 5-нче (10 −11 нчы), 10 нчы (12-13-нче) башкорт кантоннарына кергән.

Хәзерге Башкортстанның Борай, Дүртөйле, Чакмагыш, Шаран, Туймазы, Ярмәкәй, Татарстанның Баулы районнары җирләрендә таралган булганнар.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Асфандияров А. 3. История сёл и деревень Башкортостана и сопредельных территорий — Уфа: Китап, 2009. — 744 б. — ISBN 978-5-295-04683-4.(рус.)
  • История башкирских родов. Елан. Том 9. Часть 1 / С. И. Хамидуллин, Ю. М. Юсупов, Р. Р. Асылгужин, Р. Р. Шайхеев, И. Р. Саитбатталов, В. Г. Волков, А. А. Каримов, А. М. Зайнуллин, Ф. Ф. Гайсина, Р. М. Рыскулов, А. Я. Гумерова, Г. Ю. Галеева, Г. Д. Султанова — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2015. — 720 б. — ISBN 978-5-85051-637-6.(рус.)
  • История башкирских родов. Елан. Том 9. Часть 2 / С. И. Хамидуллин, Ю. М. Юсупов, Р. Р. Асылгужин, Р. Р. Шайхеев, И. Р. Саитбатталов, В. Г. Волков, А. А. Каримов, А. М. Зайнуллин, Ф. Ф. Гайсина, Р. М. Рыскулов, А. Я. Гумерова, Г. Ю. Галеева, Г. Д. Султанова — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2015. — 720 б. — ISBN 978-5-85051-637-6.(рус.)
  • Йәнғужин Р. З. Башҡорт ҡәбиләләре тарихынан — Өфө: Башҡортостан «Китап» нәшриәте, 1995. — Б. 25—26. — 96 б. — ISBN 5-295-02551-3.
  • Кузеев Р. Г. Происхождение башкирского народа: Этнический состав, история расселения — М.: Наука, 1974. — 572 б.(рус.)
  • Яппаров Х. М. Наше шежере — Уфа: Китап, 1999. — 272 б. — ISBN 5-295-02630-2.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

  • Йәнғужин Р. З. Елан // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.

Видеоязмалар үзгәртү