Евгения Тихвинская


Евгения Тихвинская (1901 елның 5 мае , Вязьма, Смоленск өлкәсе - 1976 елның октябре , Казан ) - Совет геологы, геология-минералогия фәннәре докторы. ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1954). СССРның мактаулы нефтьчесе. Хезмәт Кызыл байрак, Хөрмәт Билгесе орденнары кавалеры [1] .

Евгения Тихвинская
Туган 5 май 1901(1901-05-05)
Вәзма, Смоленск гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 1976
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тикшеренүче, җирбелгеч

Биографиясе үзгәртү

Евгения Ивановна Тихвинская 1901 елның 5 маенда Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәрендә Иван Тихвинский һәм Любовь Кочурова гаиләсендә өченче бала булып туган. Иван Тихвинский Киев руханилар академиясен тәмамлаган. Борынгы телләр, рус теле һәм әдәбияты, психология фәннәрен укыткан.

Любов Кочурова Санкт-Петербургтагы Бестужев курсларын тәмамлый, рус теле, әдәбияты, тарих фәннәрен укыта.

1902-1915 елларда аларның гаиләсе Рига шәһәрендә яшәгән. Беренче бөтендөнья сугышы башында Ригадагы барлык уку йортлары илнең эчке төбәкләренә эвакуацияләнә.

1915-1918 елларда Евгения Түбән Новгородтагы кызлар гимназиясендә укый. 1918 елда ул хатын-кызлар гимназиясен тәмамлый, аннары ирләр гимназиясе курсы өчен имтиханнар тапшыра (алтын медальгә). Дөньялар тыныч булмау сәбәпле, ата-аналары Евгенийны Петроградка яки Мәскәүгә укырга җибәрергә кыймыйлар. 1918 елда Евгения Тихвинская Казан университетының физика һәм математика факультетына укырга керә [2] . Бу вакытта университет укытучыларының, студентларның күпчелеге шәһәрне калдырып китә (алар Ак армиянең чигенүчеләр белән киткән). Геолог-профессорлардан Михаил Эдуардович Ноинский гына калган. 1921 елда Идел буенда ачлык була, ләкин, авырлыкларга карамастан, Евгения Тихвинская максатына тугры кала. 1924 елда ул Казан университетының физика-математика факультетын "инженер-геолог" белгечлеге буенча тәмамлый. 1924-1929 елларда, Тихвинская Казан университетының геология кафедрасында аспирантурада белем ала (фәнни җитәкчесе - профессор Ноинский М.Э.).

Фәнни һәм сәнәгать эшчәнлеге үзгәртү

1923 елның җәеннән Е.И.Тихвинская Татарстан АССРның Үзәк һәм көнчыгыш өлешендә, Башкорт АССРның төньягында, Пермь һәм Киров өлкәсенең көньягында Пермь системасы катламнарын мөстәкыйль рәвештә тикшерә башлый. Озакламый геологик тикшеренүләр партиясе башлыгы, аннары шундый партияләр төркеме башлыгы итеп билгеләнә.

1929 елда Евгения Тихвинская аспирантура отчетын уңышлы яклый һәм Казан университетының геология кафедрасында калдырыла.

1934 елда, М.Э.Ноинский үлгәч, Е.И.Тихвинская Казан университетының геология (СССР геологиясе) кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. 1938 елда аңа геология-минералогия фәннәре кандидаты дәрәҗәсе бирелә. 1943 елда Е.Тихвинская «Стратификация пермских красноцветных отложений востока Русской платформы» темасына докторлык диссертациясен яклый. 1944 елда аңа профессор исеме бирелә. E. Тихвинская Казан университетының беренче хатын-кыз профессоры.

1949-1953 елларда Евгения Ивановна Казан дәүләт университетының геология факультеты деканы булып эшли. Аның инициативасы белән факультетта яңа белгечлекләр һәм кафедралар ачыла (нефть һәм газ геологиясе кафедралары, геофизик эзләнү ысуллары). Бу елларда факультетта студентлар саны ун тапкыр арта.

 
Татарстанда нефть табу

Е.И.Тихвинская җитәкчелегендә 47 кандидатлык диссертациясе әзерләнә. Б.В. Селивановский, С. Г. Каштанова, В.И.Троепольский, В. И. Игнатьев, А. К. Гусев, И.С.Муравьёв,В. Г. Халымбаджи, Б. В. Буров һ.б.Казан университеты профессорларының, кафедра мөдирләренең фәнни консультанты була.

1946-1958 елларда Е.И. Тихвинская ТАССР Югары Советы депутаты була, төрле елларда югары мәктәп һәм фәнни учреждениеләр хезмәткәрләре профсоюзының ҮК пленумы әгъзасы, югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгының фәнни-техник советының геология секциясе әгъзасы була.

Евгения Ивановна Тихвинская 75-тән артык хезмәт, шул исәптән 5 монография бастыра.

Мактаулы исемнәре, бүләкләре үзгәртү

Басмалары үзгәртү

В «Учёных записках Казанского университета» (1934—1957 гг.):

    • Геологическая карта Урала. 102 планшет. Масштаб 1:200000 // Учён. зап. Казан. ун-та. Сер. Геология, вып. 3. — 1934. — Т. 94, кн. 1. — С. 68-92.
    • Тектоника ТАССР // Учён. зап. Казан. ун-та. — 1935. — Т. 95, кн. 5. — С. 4-5.
    • Казанский ярус Стерлитамакского и Уфимского кантонов БАССР // Учён. зап. Казан. ун-та. — 1935. — Т. 96, кн. 3. — С. 29-41. (в соавт. с Е. Н. Ларионовой)
    • Основы тектоники Татарской республики // Учён. зап. Казан. ун-та. — 1936. — Т. 96, кн. 4-5. — С. 205—227.
    • Геология и полезные ископаемые Приказанского района // Учён. зап. Казан. ун-та. Сер. Геология, вып. 13. — 1939. — Т. 99, кн. 3. — 238 с.
    • Уфимская свита европейской части СССР // Учён. зап. Казан. ун-та. — 1941. -Т. 101, кн. 1. — С. 213—220.
    • Стратиграфия пермских красноцветных отложений востока Русской платформы: в 2 ч. // Учён. зап. Казан. ун-та. Сер. Геология. — Ч. 1: вып. 16. — 1946. — Т. 106, кн. 4, — 354 с.; Ч. 2. — 1952. — Т. 112, кн. 2. — С. 3-136.
    • Основы геологической истории ТАССР // Учён. зап. Казан. ун-та. — 1951. — Т. 111, кн. 7. — С. 123—128.
    • О древнем размыве в долинной зоне Волги в районе г. Казани // Учён. зап. Казан. ун-та. Сер. Геология. — 1954. — Т. 114, кн. 3. — С. 165—170.
    • Геологическая история и палеогеография нижнеказанского времени для территории Татарской республики // Учён. зап. Казан. ун-та. — 1954. — Т. 114, кн. 8. -С. 139—166.
    • Основы стратиграфии и фациального сложения пермских отложений ТАССР // Учён. зап. Казан. ун-та. — 1955. — Т. 115, кн. 10. — С. 113—117. (в соавт. с В. И. Кру-пиным, М. Н. Соколовым, В. М. Винокуровым)
    • Проблемы стратиграфии пермской системы. К вопросу об объёме и характеристике границ нижнеказанского подъяруса в пределах ТАССР // Учён. зап. Казан. ун-та. −1955. — Т. 115, кн. 16. — С. 37-58.
    • Научная деятельность профессора В. А. Чердынцева // Учён. зап. Казан. ун-та. −1955. — Т. 115, кн. 16. — С. 273—282.
    • К истории миграции девонской нефти в недрах Татарской АССР // Учён. зап. Казан. ун-та. — 1956. — Т. 116, кн. 5. — С. 185—189.
    • Районирование севера и запада ТАССР по перспективам нефтеносности терриген-ного девона // Учён. зап. Казан. ун-та. — 1957. — Т. 117, кн. 9. — С. 304—307. (в соавт. с В. И. Троепольским)
    • Перспективы нефтеносности севера и запада Татарской АССР по каменноугольным отложениям // Учён. зап. Казан. ун-та. — 1957. — Т. 117, кн. 9. — С. 308—311. (в соавт. с В. И. Крупиным и В. И. Троепольским)

Хәтер үзгәртү

  • В честь Тихвинской назвали парарептилию — Проколофон Tichvinskia vjatkensis, (Вятский палеонтологический музей) https://vk.com/wall-2447686_2622 Вятский палеонтологический музей

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү