Дҗон Буттигиег (1963 елның 5 октябрендә туган) Мальта өчен сакчы булган футбол элек уенчысы һәм тренеры.

Карьера үзгәртү

Карьерасында Буттигиег Англиянең Слиема Вандерерз, Брентфорд һәм Свиндон Таун клубларында, Флориана футбол клубында һәм Валетта футбол клубында уйнаган.

2007 елның мартында ул Биркиркара футбол клубында беренче мәртәбә тренер булган [1] һәм алар белән 2008 елда Мальта Касәсен откан. 2009 елның июнендә Италиядә, Коверциано мәктәбендә УЕФА профессиональ тренер лицензиясен алган.[2] [3]

2011 елның октябрендә 21 уенда бары тик ике җиңү һәм шул ике җиңү һәвәскәр уеннарда булып һәм Футбол буенча Аурупа чемпионаты 2012 Гөрҗистан - Мальта квалификация матчында бер балл отып эшеннән китәргә мәҗбүр булган.[4]

Халыкара үзгәртү

Буттигиег дебюты 1984 елның маенда булып Мальтаның Швециягә каршы Дөнья футбол Касәсе өчен квалификация матчын (исәбе 4-0) кертеп Мальта милли футбол такымы өчен катнашкан.[5]

Мальта өчен тагын бер уйнаганы 2000 елның июнендә Англия милли футбол такымына каршы (исәбе 2 - 1) булган.

Шәхси мәгълүмат үзгәртү

  • 1963 елның 5 октябрендә Мальтада, Тас-Слиемада туган
  • Буе: 1.83
  • Роле: сакчы

Профессиональ карьерасы үзгәртү

Еллар || Клуб
1981–1989 || Слиема Вандерерз
1989–1991 || Брентфорд
1990 || → Свиндон Таун (үзе)
1991–1999 || Флориана
1999–2002 || Валлетта
Милли такым:
1984–2000 || Мальта
Тренерлаган такымнары:
2007–2009 || Биркиркара
2009–2011 || Мальта
2016–2019 || Слиема Вандерерз
2019 || Биркиркара
2020–2021 || Флориана

Искәрмәләр үзгәртү