Фёдор Достоевский
Фёдор Миха́йлович Достое́вский (рус. Фёдор Михайлович Достоевский, Ѳедоръ Михайловичъ Достоевскій, 30 октябрь (11 ноябрь) 1821, Мәскәү, Россия империясе — 28 январь (9 февраль) 1881, Санкт-Петербург, Россия империясе) — рус әдәбиятының иң олы һәм иң танылган язучыларының берсе, фәлсәфәче.
Федор Михайлович Достоевский | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Фёдор Михайлович Достоевский |
Әйтелеш | |
Туган | 11 ноябрь 1821 Мәскәү |
Үлгән | 9 февраль 1881 (59 яшь) Санкт-Петербург |
Үлем сәбәбе | өянәк авыруы һәм үпкә эмфиземасы |
Күмү урыны | Тихвин зираты[1] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Хәрби мөһәндис-техника университеты[d] һәм Николай мөһәндисләр укуханәсе[d] |
Һөнәре | язучы, фәлсәфәче |
Эш бирүче | Санкт-Петербург фәннәр академиясе[d] |
Җефет | Анна Достоевская[d][2][3] һәм Мария Достоевская[d] |
Балалар | Любовь Фёдоровна Достоевская[d][3] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Михаил Михайлович Достоевский[d], Андрей Михайлович Достоевский[d] һәм Николай Михайлович Достоевский[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүЯшь чагы
үзгәртүФёдор Михайлович Достоевский 1821 елның 30 октябрендә (11 ноябрьдә) Мәскәүдә туа. Атасы Михаил Андреевич ярлылар өчен хастаханәдә табип булып эшли. Әнисе сәүдәгәрләр гаиләсеннән була.
Достоевскийга 15 яшь булганда аның анасы үпкә авыруыннан үлә. 1839 елда атасының крестьяннар тарафыннан үтерелүе турында хәбәр килә.
1845 елда аның беренче әсәре «Бедные люди» (тат. Мескен кешеләр) романы дөнья күрә һәм тәнкыйтьчеләрнең һәм укучыларның югары бәясенә лаек була.
Кулга алынуы, "үлем җәзасы" һәм сөрген
үзгәртү«Белые ночи» әсәрен бастырганнан соң күп тә үтми, әдип "Петрашевский эше" белән бәйле рәвештә кулга алына. Язучы үзенең бу эшкә катнашы булмавын турында әйтүенә карамастан, аны гаепле дип табалар. Достоевскийны үлем җәзасына хөкем итәләр, ләкин соңгы мизгелдә бу карар сөргенгә алмаштырыла. Ул дүрт еллык сөргенне Омскта үткәрә.
Иҗатының чәчәк атуы
үзгәртү1866 елда өч атна эчендә Достоевский «Игрок» романын яза. 1872 — «Бесы» романы, 1873 — «Дневник писателя» (тат. Язучы көндәлеге) языла башлый, 1875 — «Подросток» (тат. Яшүсмер), 1876 — «Кроткая» (тат. Юаш хатын-кыз), 1879—1880 — «Братья Карамазовы» (тат. Карамазов туганнар).
Галерея
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |